^15 июньнән Казанның пассажир транспорты поездында йөрү бәясе кыйммәтләнә

^15 июньнән Казанның пассажир транспорты поездында йөрү бәясе кыйммәтләнә

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков карары нигезендә 15 июньнән Казанның пассажир транспортында йөрүнең яңа тарифлары куелган. Муниципаль транспортта - трамвай, троллейбус һәм автобусларда йөрү 2 сумга кыйммәтләнәчәк. "ПАЗик"ларда йөрү тарифы 3 сумга артачак һәм 10 сум тәшкил итәчәк. "ГАЗель"ләрдә йөрү бәясе элеккечә - 10 сум булып калачак.