Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Кабан күленә аккошлар җибәреп, ял катерлары төшерү ниятләнә
Сулыкта экскурсия ике катлы автобус экскурсиясе билеты белән бердәм булачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдиова). 1 майга Казанның Кабан күленә экскурсион ял катерлары төшерү, аккошлар җибәрү ниятләнә. Татарстан башкаласының үзәк урамнары буйлап йөргән “City Sightseeing” 2 катлы автобусларына күрсәтмә экскурсиягә алган билет катерга да яраклы, төгәлрәге, бердәм булачак. Бу проект исә шәһәрне уңайлыклар белән тәэмин итүдә, туризм индустриясен үстерүдә дәүләти-хосусый партнерлык үрнәге булып тора.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә 2015-2017 елларда Татарстан башкаласында туризм үсеше программасы һәм 2015 елга каралган планнары белән уртаклашкан Казан каласында туризм үсешенә этәрү комитеты рәисе Евгения Лодвигова шундый мәгълүмат китерде. Аның сүзләренчә, Казансу буйлап туристик катерлар җибәрү мөмкинлеге бу сезонда булмый, чөнки Казансу акваториясендә суднолар йөреше куркынычсызлыгы тәэминаты буенча эшләр әзер түгел. Дөрес, инвесторлар шуңа 2014 елда ук суднолар алган булган. Кабан күленең төбе исә шуңа мөмкинлек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз