Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа ел бәйрәме көннәрендә Казанда 5,5 мең кеше җаваплылыкка тартылган
Биредә юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар турында сүз бара
(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Яңа ел кереп, аның беренче 5 көнендә, Казанда юл йөрү кагыйдәләрен бозып, 5,5 мең кеше административ җаваплылыкка тартылган: 4 мең 954 транспорт белән идарә итүче, 607 җәяүле.
Шул хакта “Татар-информ” МАна хәбәр биргән Казан каласы ЮХИДИнең пропаганда бүлеге ачыклык керткәнчә, куркынычсызлык каешын эләктерми йөргән 413 кеше җаваплылыкка тартылган, 151е- кеше утыртып йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, 114е – автомобиль салонында бала утыртып бару кагыйдәләрен бозган өчен. Исерек килеш рульда барган 119 автомобильче тоткарланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз