Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Социаль көнкүреш музеенда 1986 ел календарьлары күргәзмәсе ачыла
Чөнки 2014 ел моннан 28 ел элеккеге календарьга тәңгәл килә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). 2014 ел моннан 28 ел элеккеге календарьга тәңгәл килә. Казанның Социаль көнкүреш музеенда шул уңайдан әлеге чор календарьлары коллекциясеннән күргәзмә оештырырга булганнар.
Музейда басма продукция күрсәтеп кенә калмастан, 1986 елның иң әһәмиятле вакыйгалары турында сөйләргә вәгъдәлиләр: “Горбачев җепшеклеге”, киңкүләм телгә кергән “перестройка”, “гласность” шаукымы; “Индивидуаль хезмәт эшчәнлеге турында”гы закон барлыкка килүе; киң экраннарга элек күрсәтергә ярамаган фильмнар чыгуы, киштәләрдә басылмый яткан китаплар дөнья күрүе; аракы-хәмер кебек алкоголь продукциягә талоннар кертелүе; модага “варенка” джинсылар үтеп керүе, 16 классик көй уйнала торган “Монтана” кул сәгатьләре таралышы һ.б.лар – болар барысы да музей экспозициясендә тәкъдим ителәчәк, аның “йөзек кашы” – М.С.Горбачевның 1986 елда язган һәм имзасы салынган “Перестройка и новое мышление” китабы. Күргәзмә исә 30 гыйнварга кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә әлеге музейдагылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз