Киләсе атнада “Казан ярминкәсе”ндә берьюлы 3 күргәзмә эшли башлый

ΧV халыкара “Волгаздравэкспо” күргәзмәсе - шуларның иң зурысы

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). Киләсе атнада “Казан ярминкәсе”ндә берьюлы 3 күргәзмә эшли башлый. ΧV халыкара “Волгаздравэкспо” күргәзмәсе - шуларның берсе. Быел ул РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы яклавы астында узачак.
15 ел вакыт эчендә “Волгаздравэкспо” күргәзмәсе медицина продукциясен җитештерүчеләр белән кулланучыларны берләштерүче төп чарага әйләнде. Узган елгы күргәзмәдә Казаннан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 100 дән артык эре компания катнашкан иде. Аларның күбесе быелгы күргәзмәдә дә катнашу теләген белдергән. Соңгы ике елда “Волгаздравэкспо”да Бавария (Алмания) предприятиеләре дә коллектив экспозицияләр белән катнаша.
“Казан ярминкәсе”ннән хәбәр итүләренчә, быелгы күргәзмәгә килүчеләр игътибарына медицина, лаборатория, диагностика җиһазлары, дезинфекция чаралары, медицинадагы мәгълүмат технологияләренең, биотехнологияләрнең киң спектры тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәдә Татарстанда һәлакәтләр медицинасын үзгәртеп коруга кагылышлы тәҗрибә проектын эшләтеп җибәрү белән бәйле махсус экспозиция дә урын алачак. Анда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең барлык системасы яктыртыла. Казанның әйдәп баручы клиникалары исә үз стендларында авыруларга диагноз кую һәм дәвалауның яңа ысулларын тәкъдим итәргә җыена. Медицина иминияте өлкәсендә эшләүче компанияләр күргәзмәгә килүчеләргә консультацияләр оештырачак.
Быел да күргәзмәне оештыручылар эшлекле бай программа вәгъдә итә. Бу юлы да анда тармактагы актуаль темаларга багышланган “түгәрәк өстәл” утырышлары, фәнни-гамәли конференцияләр, семинарлар урын алган.
12-14 октябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә шулай ук бишенче тапкыр “Спорт индустриясе”, дүртенче “Балыкчы. Аучы” махсуслаштырылган күргәзмәләре эшләячәк.