Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәдәни Универсиада программасы гаять киң
Барлыгы 190нан артык чара
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда башланган һәм аның ачылышы тантанасы иртәгәгә билгеләнгән XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың мәдәни программасы гаять киң – 190нан артык чара, шуларның 48е - театраль тамаша һәм аларның 14е балалар өчен, тагын 5 сәнгать күргәзмәсе, концертлар, фестивальләр.
Аерым алганда, “Кazan-Arena” стадионында 6 июльдә Универсиада ачылышы, 17се ябылышы тантаналарыннан тыш, Казан циркында бертуган Запашныйлар циркы (хәер, алар 22 июньнән үк Казанда эшли, ә мәдәни программага 4, 6, 7, 11, 13, 14, 18 июльдәге тамашалары кертелгән), Заманча сәнгать галереясында Татарстан рәссамнары күргәзмәсе (4-18е көнне), Сынлы сәнгать дәүләт музеенда “Рус сәнгате: борынгы заманнардан XX гасыр башына кадәр” дигән күргәзмә (4-18е), ТРның “Хәзинә” милли сәнгать галереясында “Спорт! Сәламәтлек! Матурлык!” һәм “Күп төсмерле Русь” исемле күргәзмәләр (4-18е була, инвалидлар бушлай керә), ТР Милли музеенда “Барлык чемпионнар да безгә кунакка”, “Музей капкасына – гол”, “Барлык кубоклар да – музейга”, “Татарстан халыкларының спорт уеннары” дигән исемнәрдәге күргәзмәләр, интерактив проектлар (4-18е), “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында “Олимпия: вакытны җиңү. Дәүләт Эрмитажы тупланмаларыннан антик һәм Көнбатыш Европа сәнгате”, “Костюм һәм интерьер сәнгате”, “Россия халыкларының спорт уеннары” күргәзмәләре (4-18е) тәкъдим ителә, “Казан” милли мәдәният үзәгендәге Казанның 1000 еллыгы музеена да Универсиада кунаклары махсус алып барыла (дүшәмбедән тыш, 6-17се).
Шул рәвешле, Универсиадага килгән спортчылар һәм кунаклар өчен Казандагы музейлар гына түгел, барлык театрлар да эшли, иң шәп спектакльләрен тәкъдим итә. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (10 июль), ТР филармоник джаз-оркестры (12се), шулай ук “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклор ансамбле (8, 15е) концертлары була, соңгысы “Кырлай” паркында да чыгыш ясый (17се). С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында исә бер үк көннәрне Сергей Рахманинов исемендәге “Ак сирень”/”Белая сирень” III Халыкара фестивале, ТРның дәүләт симфоник оркестры концерты (6, 10, 13 июль) була һәм аерым “Алтын Казан” концерты (9 июльдә сәгать кичке 5тән төнге 11гә кадәр) уздырыла.
Кремль итәгендә - Игенчеләр сарае каршындагы Федосеев паркы, Бөтендөнья җәйге спорт уеннары барган көннәрне Универсиада паркына әверелде (4-17 июль) һәм анда республиканың күп милләтле культурасы гәүдәләндерелә, Россия һәм Татарстан халыклары фольклор зонасы булдырылды: 28 муниципаль районыннан 220ләп халык иҗаты коллективлары килә, көн дә 2шәр муниципаль район мәйдан тота, ә һәр кичне Татарстан сәнгать осталары 2 сәгатьлек концерт бирә. Фольклор, вокаль, хореографик, инструменталь кебек жанрларның барысы да чагылыш таба, республикада төпләнеп яшәүче барлык халыклар чыгышлары тәкъдим ителә, тагын Татарстан белән язмышын бәйләгән башка милләтләр дә аерым номерлар буларак чыгыш ясый. Фольклор зонасында Дуслык йорты да 3 көн буена эшләячәк: рус, мари, чуваш фольклор коллективлары, һинд, корея, кавказ, әзербайҗан бию ансамбльләре – барлыгы 7 коллектив һәм татар, рус, кыргыз, үзбәк, әрмән, төркмән җырларын аерым башкаручылар осталыгын күрсәтәчәк.
Биредә үк, ягъни Универсиада паркында Корея, Италия, Казакъстан, Красноярск кебек Универсиадага дустанәләр йортларын тәкъдим итә, “Сочи-2014” Олимпия йорты куела, балалар мәйданчыклары оештырыла һ.б. Шунда ук дөньякүләм танылган Cirque du Soleil – Кояш циркы кичке тамашасына халык җыя (7-17ләре кичке 10нан 11гә кадәр). Ачык һавада уза торган “Казан көзе”/”Казанская осень” III Халыкара опера фестиваленда “Ак бүре” дөньякүләм премьерасы була (15е кичке 8дән). Бу урындагы чараларга кичке 6га кадәр керү ирекле, аннан соң – Универсиадага аккредитация узганнар һәм шушы көнне ярышларга алынган билетлар белән бушлай керү мөмкинлеге бар.
“Мир” кинотеатры Россия кинематография үзәгендә үзешчән, яшьләр һәм студентлар киносының “Мин спортны сайлыйм!”/”Я выбираю спорт!” фестивале үткәрелә (8ендә ачылыш тантанасы, фестиваль фильмнары 9-12ләрендә була). Универсиадада катнашучыларга һәм аның кунакларына керү – ирекле.
Универсиаданың мәдәни программасына Мирный бистәсенең Каенлыгында булачак Сабан туе татар милли бәйрәме (13е иртәнге 9да башлана) дә кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз