Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
7се Казанның кайбер йортларында көне буе су булмаячак
“Водоканал” МУП бу гамәлен, су белән тәэмин ителешне яхшырту йөзеннән эшләнә, дип аңлата
(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). 7 апрель көнне иртәнге 9дан төнге 11гә кадәр Казанның Авиатөзелеш районындагы кайсыбер йортларга су бирү туктатыла:
- Ленинград ур., 49, 51а, 53а, 55а, 57а, 60, 60а, 60б, 53а;
- Айдаров ур., 8, 2а;
- Лукин ур., 41, 43, 45, 47, 53, 55, 47а;
- Пржевальский ур., 2, 4.
Су тутырылган автоцистерналар исә түбәндәге адреслар буенча торачак:
- Ленинград ур., 55а;
- Лукин ур., 43 - 47;
- Пржевальский ур., 2 - 4.
“Водоканал” МУП бу гамәлен, районда су белән тәэмин ителешне яхшырту йөзеннән эшләнә, дип аңлата, вакытлыча килеп чыгасы кыенлыклар өчен гафу үтенә һәм ул йортларда яшәүче казанлыларга алдан ук су җыеп куярга киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз