Антинаркотик // ЯШӘЕШКӘ КУРКЫНЫЧ ЯНЫЙ

Антинаркотик // ЯШӘЕШКӘ КУРКЫНЫЧ ЯНЫЙ

Хәзерге вакытта жәмгыятьтә бара торган кайбер күренешләр оятсыз һәм кешелекне күралмауга корылган булуы белән гаҗәпләндерә. Мәсәлән, наркомафиянең мәкерле эшчәнлеге. Инде менә ничә дистә еллар медицина хезмәткәрләре, хокук саклау органнары, төрле дәүләт һәм жәмәгать оешмалары аның белән көрәш алып бара.

Бөтен дөньяны иңләп көч җыйган шул афәт белән көрәшүчеләрнең берсе — Идел буе Федераль округындагы РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатры, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психотерапевты, медицина фәннәре докторы, профессор Анатолий КАРПОВ – минем әңгәмәдәшем.

— Анатолий Михайлович, күреп торасыз: хө-күмәт тарафыннан кискен чаралар уздырылса да, наркомафия һаман чә-чәк ата. Инде нишләргә? — Бүген наркоманияне профилактикалау стратегиясен үзгәртү зарурлыгы бар. Аны кешеләрнең шәхси мәнфәгатьләреннән чыгып эшләргә кирәк. Һәр кеше аерым һәм бөтен халык тулысынча, үз теләкләре, үзләренең эгоизм һәм аек акыллары белән җитәкчелек итеп, наркотиклар кулланудан баш тартырга тиешләр.

Төп игътибарны яшьләргә юнәлдерергә кирәк. Зур тормышка яңа гына аяк басучылар үзләрен бәйсез, мөстәкыйль тотарга телиләр. Киңәш һәм тыюлар аларның кызыксынуын арттыра, яшьләрне котырта гына. Аларга тыелган нәрсәләрне — наркотик, исерт-кеч эчемлекләр һәм тәмәкене үзләре үк ирекле рәвештә кире кага алырлык итеп күрсәтә белергә кирәк. Наркотикларның организмга тәэсирен, химик “бәхет чыганагы”ның таралу сәбәпләрен аңлатыр өчен ярты сәгать вакыт сарыф ителә. Наркобәйлелек белән көрәшүчеләрнең бурычы – яшьләрдә үзләрен һәм якыннарын төрле “начарлык“лардан, мәсәлән, корчаңгы ише төрле тән кычыту авыруларыннан коткарасы килү һәм шуны эшли алу теләге булдырырлык мәгълүмати-психологик тәэсир ясау. Бу авырулар, билгеле – хурлыклы, шуңа күрә дә яшьләр алардан үзләре генә, беркемгә дә белгертмичә, яшерен рәвештә котылырга тырышалар.

Тиешле мәгълүмат белән тәэмин иткәннән соң, кешеләргә “ләззәт алу”ның сайлап алу мөм-кинлеге бирергә кирәк. Әйтик, мәсәлән, түбәдән сикерергә җыенасың, ди, очканда зур ләззәт кичерсәң дә, аның ахыры фаҗигале тәмамланырга мөмкин һәм син бу турыда беләсең…

— Ниндирәк мәгълү-мат “аек сайлау”га этәрә соң?

— “Үлән” белән сату итүчеләр үзләренең “корбаннарына” тауарларын тәкъдим иткәндә, аннан нинди ләззәт, кәеф алу турында гына әйтәләр. Ярым-йорты дөреслек – ялганнан да куркынычрак: кеше, үзенә бәла килүен сизмичә, балык сыман, үлемгә тиң куркыныч “ыргак”ка куелган җимне йотарга ашыга. Ә бит кеше наркоманга әйләнеп киткәнче барысыннан да алдарак хәбәрдар була ала, һәм моңа беркем дә комачауламый. Бу темага биниһая күп китаплар басылган. Алар барысы да аңлаешлы, гади телдә язылган һәм бу китаплар түләүсез – бары тик табып укырга һәм кулланырга гына өйрәнергә кирәк.

Хәзерге вакытта наркотикларның төре бик күп, әмма аларның тәэсире, нигездә, барысының да бертөсле.

Наркотикларның төп үзенчәлеге — авыртуны басу. Авыртуны тоясы, аңа түзеп торасы килми, ләкин ул — тере организмга хас нәрсә. Тәнгә зыян китерүдән кисәтү, икенче төрле әйткәндә, тормыш һәм сәламәтлекне саклау чарасы булып тора. Кеше күрмичә, ишетмичә, тәм һәм исне сизмичә дә яши ала, ә менә авыртуны сизмәсә, бер көн дә яши алмас иде. Мәсәлән, бик кайнар чәй эчкәндә пешүне сизмәсә, авыз куышлыгын һәм ашказанын пешерә ала; кышын суыкны сизмичә, колакларын, аяк-кулларын өшетергә мөмкин, йөрәге авыртуын сизмәсә, инфарктка кадәр җиткерә ала. Күгәргән кадакка басса да, ул аны сизмәячәк; шул рәвешле йөреп күп кан югалтырга һәм микроблар йоктырырга мөмкин. Наркотиклар авырту рецепторларын басалар һәм шул сәбәпле авырту беркадәр вакытка тукталып тора.

Наркоман “туйганчы” сулый да алмый, чөнки кабул иткән “агу” аның сулау үзәген зарарлый. Чынында, ул белә торып муенына элмәк сала, организмына кислород килүне әкренләп чикли. Әгәр кеше аек акыллы булса, моны эшләр идеме соң?

Наркотик куллана башлаган кешенең үпкәләре беренче көн-нәреннән үк шакшы төкерек белән тулган чүплеккә әйләнә башлый, чөнки анда йөткертә торган механизм эшчәнлеге эшләүдән туктый.

Наркоманның кан басымы тү-бәнәя, пульсы акрыная. Организмның күзәнәкләр функциясе гаҗәеп зур тизлектә көчсезләнәләр һәм бу организмның картаюына китерә.

Наркоманнарның аппетитлары юк, шуңа күрә дә алар күп очракта ябыгалар. Наркотик кулланучылар, гадәттә, эч кату белән җәфаланалар һәм үзләренең табигый эшләрен 10 көнгә бер тапкыр гына эшләргә мөмкиннәр. Күз алдына китерегез, ун көн буе чистартылмаган унитаз һәм анда җыелган шакшы — бу наркоманның эчәкләре. Шушы әшәкедән барлыкка килгән токсиннар канга үтеп керәләр һәм бөтен организмга таралалар, сә-ламәт күзәнәкләрне зарарлап, аларның картаюына һәм үлеменә китерәләр. Наркоманның һәрвакытта да тән тиресе төссез була һәм алардан начар ис килә.

Гинекологлар әйтүенчә, наркоман хатын-кызларның тышкы һәм эчке җенес әгъзалары тиз зә-гыйфьләнә. Шуңа күрә дә аларның җенес әгъзаларының халәте әбиләр-некен хәтерләтә. Киләсе дозага акча табу өчен фахешлек белән көн итүчеләр үзләренең “тауар” сыйфатларын тиз югалтып, сутенерларга да кирәкми була башлыйлар…

Наркоманнар уртача 5-7 ел яши-ләр. ВИЧ-инфекция һәм рак белән авыручыларның гомер озынлыгыннан да аз бит бу.

Боларның барысын да яшүсмерләр алдан, наркотик татып караганчы белергә тиешләр. Әгәр дәүләтнең гаммәви-мәгълүмат чаралары һәм белем бирү системасы наркотиклар турында тиешле белешмәне бирә алмый икән, аларны “колактан-колакка” күчерергә, көн саен сөйләнә торган сүзләр рәвешенә җиткерергә кирәк.

— Потенциаль наркоманны гадәти кешедән аера торган үзенчәлекләр бармы?

— Әхлаклы, әдәпле, социаль яктан үсеш алган, акыллы һәм җаваплы кеше коткыга бирелми. Наркомания бары тик кешеләрнең җи-тешсез, көчсез, надан булуларыннан гына яши. Потенциаль наркоманнар – болар наркотикларның кеше организмына ничек тәэсир итүен күз алдына да китермәгән, маҗаралар һәм рәхәт тормыш эз-ләүче 15-25 яшьтәге кешеләр. Алар тиз ышанучан, бүтәннәр фикеренә колак салучан, башкаларга яраклашырга тырышучылар. Бу чорда аларның үз-үзләренә карата бәяләре чамадан тыш түбән, үзләренә үзенчәлекле шәхес итеп карамыйлар, киләчәктә үзләрен наркоман яки эчкече итеп күрмиләр, наркотиктан “ләззәт алу”ның эзсез югалмавын белмиләр. Алар әле шәхес булып җитлекмәгәннәр. Кешенең нинди булуы аның ныклыгыннан тора. Шәхес, билгеле булганча, әдәп-әхлагыннан һәм үзенең дөрес яшәү рәвешеннән формалаша. Наркотик татып караган кеше үзенең язмышын, тирә-юнен алыштыра.Үзенең якын кешеләренә хыянәт итеп, наркоманнар һәм бу “агу”ны таратучылар белән “дуслаша”. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең яңалары барлыкка килә – алар үзләрен бернәрсәдән дә тыймыйлар, кичерәләр, ялганлый, яшерен тормыш алып бара башлыйлар. Бу вакытта наркоман үз-үзеннән бик канәгать. Ә чынлыкта, ул үзенең шәхесен җимерә башлаган була инде. Ул әкренләп бернәрсә дә формалаштырып булмый торган, бары аска гына ага торган “сыек пычрак”ка әйләнә бара. Наркоманнар – башка сыйдыра алырдай һәм сыйдыра алмаслык кимчелекләрне йөртүчеләр һәм таратучылар. Аларда әдәп-әхлак кагыйдәләрен чикләү юк, алар үзләренең төрле начар кыланышларын шулкадәр оста аңлатырга сәләт-леләр, гаҗәпләнерлек хәтта.

Аларның тормыш максатлары югала. Хыяллары һәм төзелгән планнары челпәрәмә килә. Наркотиклар барысын кысрыклап чыгаралар.

— Хәтерлисезме, сугыштан соңгы елларда атаклы Ален Даллес идеологик дошманы – СССРны юкка чыгару программасын төзегән, монда яшьләрне “миңге-рәтү”, аларны әхлаксызландыруга басым ясалган булган.

— Әлбәттә, элек Советлар заманында киң колачлы уйланылган һәм яхшы финансланган эш алып барылды. Ул сәяси, идеологик, мәдәни, икътисади, социаль һәм белем бирү программаларын үз эченә ала. Максатка ярашлы эш алып барыр өчен, алар турында ачык күзалларга кирәк.

Масштабы һәм нәтиҗәсе буенча наркомания кешелек өчен геноцидка тиң. Ул – халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы. Һәм, геноцид чаралары кебек үк, өч төрле тискәре өстенлеккә ия.

Беренчедән, бер үк вакытта 3 буынны юкка чыгара, чөнки 15 яшьтән 25 яшькә кадәрге яшьләр, наркоманнарга әйләнеп, 4-5 елдан үлә; үзләреннән соң сәламәт буын калдыра алмыйлар һәм ата-анасын кайгыга салып, үлемгә дучар итә-ләр. Баланың наркоман булуы ата-ана өчен зур кайгы, хурлык, оят, һәм, өстәвенә, аларга күп чыгымнар тотарга туры килә.

Икенчедән, сугышсыз, үтерешсез генә, кан коймыйча һәм көч кулланмыйча гына халык саны кими. Нейтрон бомбалар ясауга һәм хәрби хәрәкәтләргә вакыт һәм көч сарыф итеп торасы юк. Боларның барысы да наркоманнар кулы белән эш-ләнә.

Өченчедән, наркоманнар наркотик матдәләр сатып алу өчен наркомафиягә мул акча түгәләр. Моңа алар бернәрсәне дә кызганып тормыйлар – кыйммәтле әйберләрен, хәтта фатирларын саталар. Шулай итеп, бу тайгак юлга баскан кеше бөтен байлыгын югалта, әкренләп үзе дә юкка чыга.

Наркотик матдәләр сатучыларның актив эш итүен аңлап була. Сатудан кергән табыш 300 процент-тан 2000 процентка кадәр тәшкил итә. Алар акча эшли. Ә ни өчен шуннан интегүче миллионнарча кеше, хокуклары һәм төрле чаралары булган ил үзен һәм шулай үз балаларын бу афәттән саклап кала алмый соң?

— Бу “йогышлы авыру”ның идеологик базасы бармы соң?

— Соңгы 15 елдагы реформалар барышында әхлаклылык һәм әдәплелек нормалары яңа лидерлар әхлагыннан һәм тулаем җәм-гыять әхлагыннан кысрыклап чыгарыла башлады. “Безнең заман геройлары” булып эшмәкәрләр, криминаль авторитетлар, фахишәләр калкып чыкты. Элеккеге әдәп-әхлак байлыкларыбыз урынына яңасы килеп, базар идеологиясе үстерелеп, наркомания утына ягулык булып өстәлде.

Наркотикларны турыдан-туры рекламалау тыела, әмма наркоманиягә тартылу юлларын – сыра куллану һәм тәмәке тарту юлы белән кәефләнү ысулларын һәм чараларын читләтеп рекламалау бик актив алып барыла. Берничә каналдан берьюлы күрсәтелгән сыра һәм тәмәке рекламалары, акрын гына эшләүче мина сыман, телевизор караучының зиһенен үз-гәртү буенча җимергеч эшен башкара.

Менә бер генә мисал. Бер яшь егетнең Кыш бабай киемендә 8 март көнне эшкә килүен күрсәтә торган реклама ролигы бар. “Кайда булдың?” — дигән сорауга ул: “Сыра эчтем”, — дип җавап бирә.

Әлеге роликта нәрсә турында сүз бара соң? Кеше 2 айдан артык, 31 декабрьдән 8 мартка кадәр, аек акылын җуеп, кәефләнеп йөри. Ул хәтта күпме вакыт узганын һәм үзенең кая килеп эләккәнен дә аңламый. Кеше тугыз атнадан артык өендә һәм эшендә булмый, алкоголь эчеп кәефләнеп, берни уйламыйча, үзенчә яшәп ята икән.

Кешеләргә үзләренең психикасын һәм сәламәт әхлагын какшата торган гаммәви-мәгълүмат чаралары артына яшерелгән гамәлләрне аера белергә һәм алардан сакланырга өйрәнергә кирәк. Агуланган идеологик продукциядән бөтен халык баш тартканда гына наркоманияне кисәтүгә һәм профилактикалауга юл ачылачак.

Соңгы вакытта файда күрү максатыннан кешеләрнең аңы һәм гадәтләре белән җитәкчелек итәргә теләүчеләр күбәйде. Кешеләр үз теләкләре белән мәнфәгатьләреннән, хокукларыннан баш тартсын, башка кеше ихтыярына буйсынсын өчен, мәсәлән, тормышын наркотикларга, милли гореф-га-дәтләрне көнбатышныкына алыштырсын өчен башта аларның психик эшчәнлеген бозарга кирәк, ә аннан соң бу кешеләрне контрольдә тотып, алар белән роботлар кебек җитәкчелек итәргә дә мөмкин.

Әгәр дә без һәр баланы, яшүсмерне зиһенен сакларга, акыллы эгоистлар булырга өйрәтсәк, наркоманияне, һичшиксез, җиңә алачакбыз.

Әңгәмәдәш — Эльмира АБДЕЛЬМАНОВА.