news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Казанга ун яңа трамвай кайтартылачак

Аларның өчесе инде Казанда, җидесе октябрь аенда китертеләчәк .

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", Александр Елисеев). Быел Казан ун яңа трамвай алачак, шуларның өчесе инде республика башкаласына кайтарылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына "Метроэлектротранс" генераль директоры Әсфән Галәвов хәбәр итте.

"Без салон чисталыгына зур игътибар бирәбез, чөнки безнең Казанда бик күп кунаклар, туристлар була, аларның трамвай яки троллейбуска кергәч, күңеле төшәргә тиеш түгел. Узган ел белән чагыштырганда, быел юл-транспорт һәлакәтләре кимегән. Казанда трамвайлар яңа, быел тагын өч озын трамвай китертелде, хәзер аларны җыябыз һәм көйлибез. Ә тагын җиде трамвай октябрь аенда киләчәк. Шәһәр халкы быел ун трамвай алачак", – диде Әсфән Галәвов.

news_right_1
news_right_2
news_bot