Казанда ике катлы автобуслар йөри башлады

Даблдекерлар, Универсиадага туры китереп, халыкка иртәгәдән хезмәт күрсәтә башлый

 (Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан каласында даблдекерлар - ике катлы автобуслар йөри башлады. Шулай итеп, Татарстан башкаласы Казан, Россия башкаласы Мәскәүдән соң, дөньяда “City Sightseeng Worldwide” халыкара компаниясе хезмәт күрсәтә торган икенче йөзенче шәһәрләрдән беренче буларак килеп кушылды, дип билгеләп үтте мэр Илсур Метшин шул уңайдан бүген 1 Май мәйданында журналистлар белән аралашканда.

Казанның тарихи үзәгендәге истәлекле урыннар буйлап 1 сәгатьлек экскурсиягә 55 урынга исәпләнгән (шул исәптән инвалидларга да махсус җиһазланган урынлы) даблдекерларда туристлар гына түгел, казанлылар да, гомумән, теләгән кеше экскурсиягә чыга ала. Гомуми биеклеге 4 метрлы автобусның икенче катының яртысы ачык, шул рәвешле, саф һавада утырып барырга була. Бүген аның мөмкинлекләрен республиканың үзәк ММЧ журналистлары беренчеләрдән булып сынап карады, шәһәр урамнарында узып баручыларның кызыксынулы карашларын, елмаюларын “җыеп” чыкты.

Казанда иртәгәдән халыкка хезмәт күрсәтә башлаячак 2 “Higer” автобусы апрель-октябрь айларында җәйге расписание буенча 10.30дан 21.00 сәгатьләрдә, калган кышкы айларда 10.30дан 18.30га кадәр хезмәт күрсәтә. Экскурсия маршруты 10 тукталыштан - метроның Габдулла Тукай мәйданы станциясе ("Кольцо"да Тукай сәгате турысыннанрак китә), Юнысов мәйданы, “Здоровье” комбинаты, Бауман, Лобачевский урамнары, 1 Май мәйданы, Гоголь, Толстой урамнары һәм Солтангалиев, Ирек мәйданнары – тора, Казан кремле, Иске Татар бистәсе, әдәби-музейлы квартал, Казансу буе һ.б. тарихи урыннарны урап кайтыр дип планлаштырыла. Алган билет беренче утырудан башлап 24 сәгать буена гамәлдә була, автобуслар арасындагы интервал – 30 минут. Билет бәяләре исә олыларга (16-59 яшьлекләргә) 400 сум, балаларга (5-15 яшьлекләргә) – 300 сум, студентларга – 300 сум, сугыш ветераннарына, барлык категория инвалидларга, ММЧ вәкилләренә – бушлай. Алган билет исә шушы компания эшләгән теләсә кайсы шәһәрдә билетка 10 процентлы ташламага хокук бирә. Билет белән бергә наушниклар тапшырыла, аудиогид 8 телдә экскурсия уздыра: рус, татар һәм инглиз, испан, немец, француз, кытай, төрек кебек чит ил телләрендә; теге яки бу объект турындагы текст арасындагы пауза урынына гармунда башкарылган татар көе яңгырый.

Тышкы ягына Кол Шәриф мәчете, Сөембикә, Спас манаралары, Муса Җәлил һәм Федор Шаляпин һәйкәлләре, Казан эмблемасы Зилант сурәтләре ясалган экскурсион даблдекерларның әйдәп баручы халыкара операторы булган “City Sightseeng Russia” президенты Сергей Лаврентьев сүзләренчә, бу – шәхси бизнес, ә Универсиада эш башлауга уңышлы вакыт, моны башламасак, безнең өчен хата булыр иде, диде ул. Аның сүзләренчә, Татарстанда әлегә беренче булган мондый автобусларга ихтыяҗга карап, алар санын арттыру мөмкинлеге дә юк түгел. Гомумән, дөнья киңлегенә йөз тоткан Татарстан башкаласы Казанга алар бик килешә, Универсиада узгач та алар биредә кала. Хәзерге вакытта Мәскәүдә аларның 2 катлы 6 автобуслары 2012 елның сентябреннән бирле хезмәт күрсәтә. Барлыгы 31 илнең 100 каласында эшләүче 700 автобус былтыр 12 миллионнан артык пассажир ташыган. “City Sightseeng Worldwide”ның Казандагы вәкиллеге җитәкчесе - Дамир Галиев, һәм Казан шушы компания эшчәнлеген җәелдергән шәһәрләр исемлегендәге 2 нче йөзлеген башлап җибәрде.