“Казан” гаилә үзәгенең туган көнен һава еланнары фестивале белән билгеләп үтәчәкләр

Якшәмбе көнне Казанда күңел ачуның төрле мөмкинлекләре карала

 (Казан, 3 июль, "Татар-информ"). 5 июльдә шәһәр халкын һәм башкала кунакларын “Казан” гаилә үзәгенең туган көнен билгеләп үтәргә чакыралар. “Очарга җиңел!” дип исемләнгән бик зур шәһәркүләм һава еланнары фестивале һәм “Бии торган шәһәр” проекты - бәйрәм кунаклары өчен зур бүләк булачак.

Бәйрәм сәгать 11.00дә башлана. Фестиваль кысаларында тамашачылар егермедән артык интерактив мәйданчыкта күңел ачачаклар, чакырылган белгечләр остаханәләр үткәрәчәк, кунакларны шулай ук кулдан ясалган һава еланнары буенча чемпионат, кул эшләнмәләре ярминкәсе көтә, дип игълан итте Казан мэриясе сайты.

Казан яр буенда сәгать 18.00дә “Бии торган шәһәр” дигән яңа проект старт ала. “Бии торган шәһәр” проекты Казанның ГХАТ идарәсе белән берлектә Prokazan.ru һәм “Город” гәҗите тарафыннан оештырыла. Җәй айларының һәр якшәмбесендә сәгать 18.00дә  “Казан” гаилә үзәгендә теләге булган һәркем өчен Куба һәм Африка биюләренә өйрәтү буенча бушлай мастер-класслар оештырыла. Чарада теләге булган һәркем бушлай катнаша ала һәм һәр дәрестә бию мәктәбенә ай буе йөрү хокукы бирә торган абонемент уйнатылачак