news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Шәһәр базарлары бәйрәм көннәрендә ялсыз эшләячәк

^Шәһәр базарлары бәйрәм көннәрендә ялсыз эшләячәк

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Казан базарлары эшчеләре алдагы бәйрәм көннәрендә ялсыз һәм санитар көннәрсез эшләргә ниятли. Бары тик Журналистлар урамындагы 100нче йортта урнашкан Вьетнам базары гына 7 март көнне санитар көн үткәрергә җыена. Азык-төлек сата торган кибетләр бәйрәм көннәрендә шулай ук гадәти режим буенча эшләячәк. “Скат”, “ЦУМ”, “Юность”, “Торис” һәм “Эльдорадо” кибетләре сатып алучыларга элеккечә хезмәт күрсәтәчәк, ә менә башка сәнәгать тауарлары кибетләренә барганчы, башта аларның эш графиклары белән танышу урынлы булыр.

news_right_1
news_right_2
news_bot