Яңа елга Казан 106 меңгә якын кап бүләк әзерли

Шулардан иң күбе балалар бакчаларына – 59 мең 269 кап

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Яңа елга Казан 105 мең 595 кап бүләк әзерли, шуның өчен шәһәр Башкарма комитетының сентябрьдәге 8279 нчы күрсәтмәсе нигезендә, 21 млн. 13 мең 405 сум акча бүлеп бирелгән.

Шулардан иң күбе балалар бакчаларына – 59 мең 269 кап, башлангыч класс балаларына – 43 мең 836 кап, 6 нчы мәктәп-интернатка – 320, дәвалау педагогикасы һәм дифференцацияле укыту үзәгенә – 170, 3-14 яшьтәге инвалид балаларга һәм күп балалы гаиләләрнең балалар бакчасына йөрмәүче 3-6 яшьлек балаларына - 2 мең.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә чыгыш ясап, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлыева шул хакта игълан итте.