Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 2 меңнән артык бала футбол белән шөгыльләнә
26 августтан 22 сентябрьгә кадәр Казанның балалар һәм үсмерләр өчен спорт мәктәпләрендә ачык ишекләр көне үткәрелде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Казанда 31 муниципаль спорт мәктәбендә даими рәвештә 17 мең 171 бала спорт белән шөгыльләнә. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.
Спортның иң популяр төре булган футбол белән 2081 кеше, ягъни яшь спортчыларның 12 проценты шөгыльләнә. Популярлык буенча икенче урында – нәфис гимнастика (1736 кеше), өченчедә хоккей (1223 кеше) тора.
Казанның иң аз кеше йөрүче секцияләренә килгәндә, алар арасында җилкәнле спорт (43 кеше), билбау көрәше (38 кеше) һәм бильярд спорты (37 кеше) бар, дип хәбәр иттеләр Казанның физик культура һәм спорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, 26 августтан 22 сентябрьгә кадәр Казанның балалар һәм үсмерләр өчен спорт мәктәпләрендә ачык ишекләр көне үткәрелде. Чараларда казанлылар яңа спорт төрләре белән танышты һәм секцияләргә язылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз