4 июньдә Казанның Яңа Савин районында су бирү вакытлыча туктатылачак

Су күп фатирлы 20 йортта һәм 2 балалар бакчасында бетәчәк
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Авария хәлендәге һәм искергән вентильләрне алыштыру сәбәпле, 4 июнь көнне 9.00 сәгатьтән 5 июнь 17.00 сәгатькәчә Чуйков урамында су бирү вакытлыча туктатылып торачак, дип хәбәр итә Казан шәһәр Думасының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге.
Су түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларга бирелми: Голубятников урамы (2нче йорттан 32нче йортка кадәрге җөп санлы йортлар), Чуйков урамы (1нче йорттан 23нче йортка кадәрге так санлы йортлар), Мусин урамындагы 59, 59а, 59б, 59в, 61, 61а, 68, 69, 71нче йортлар.
Су киметелгән басым белән түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларга биреләчәк: Голубятников урамы (так санлы йортлар), Короленко урамындагы 32, 34, 36, Гагарин урамындагы 35, 35а, 37, 39, 39а, 41, 43, 45, 47, Я.Гашек, Монтаж урамнарындагы, Дуслык бистәсендәге йортлар. Су күп фатирлы 20 йортта һәм 2 балалар бакчасында бетәчәк.
Халыкны су белән тәэмин итү өчен, Чуйков урамындагы 5 һәм 7, Мусин урамындагы 61нче йортларның ишегалдына су цистерналарда китереләчәк.
“Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе вакытлыча уңайсызлык тудырганы өчен шәһәр халкыннан гафу үтенә һәм вакытында су җыеп калырга чакыра.