^Яшь кулинарлар осталыкларын күрсәтә

^Яшь кулинарлар осталыкларын күрсәтә
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Шәһәрнең сәүдә, җәмәгать туклануы һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү идарәсе яшь аш осталары арасында кулинарлык һәм сервис буенча конкурс үткәрә. Бүген кулинарлык ярышлары – “Тимерхан” ресторанында, 3 мартта – 123нче номерлы һөнәри лицей ашханәсендә, ә 5 мартта “Джентельмен-клуб”та үтәчәк. Ризык әзерләү җәмәгатьчелек туклануы өлкәсендә эш башлаучылардан осталык, сабырлык һәм профессиональлек таләп итә. Моннан тыш, конкурс программасына өстәл бизәү дә керә.