“Shine Of Beauty-2010” Халыкара прическалар һәм макияж төрләре күрсәтү чарасы була

ТР башкаласында беренче тапкыр буларак үткәрелә торган әлеге шоуда Казан, Россия, Европаның әйдәп баручы мода дизайнерлары белән берлектә стилистлар командалары эшләячәк

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 13 ноябрь көнне кичке сәгать 6да “УНИКС” мәдәният-спорт комплексында, Казанда беренче тапкыр буларак, “Сияние Красоты/Shine Of Beauty-2010” Халыкара прическалар һәм макияж төрләре күрсәтү чарасы булачак. Әлеге чараның генераль партнеры - чәчләрне карап-тәрбияләп тоту өчен товар җитештерүче Голландиянең дөньякүләм танылган “KEUNE HAIRCOSMETICS“ компаниясе.

Казан, Россия, Европаның әйдәп баручы мода дизайнерлары белән берлектә стилистлар командалары 2010/2011 елларда иң модалы саналган прическалар һәм макияж үрнәкләре тәкъдим итәчәк. Исеменнән үк аңлашылганча, гүзәллектән күзләр камашачак шоу-тамашаның генераль продюсеры Марина Гавшина сүзләренчә, Россиянең парикмахерлык модасы дөньясында иң зур күләмле чара булачак дип фаразланган бу күргәзмә бәйрәм рәвешен алыр дип көтелә. Әлеге төр сәнгатьтә хатын-кызлар эшләре буенча халыкара категорияле судья Ольга Дубешко рәислегендәге жюри исә җиңүчеләрне «Haute Couture», «LifeStyle», «Авангард», «Кичке ШИК», «Хыял туе» һ.б. номинацияләр буенча билгеләячәк. Күп тапкырлар халыкара конкурслар призеры һәм лауреаты булган О. Дубешко, шулай ук, үзенең “Шәрык/Гареб” (ягъни “Восток/Запад”) дип исемләнгән прическалар коллекциясен тәкъдим итәргә, мастер-калсс күрсәтергә һәм яңа сезон юнәлеш-үзенчәлекләре хакында сөйләргә җыена.