Казан янә “Аксенов-фест” әдәби-музыкаль фестивале белән яшәп алачак

Аның быелгысы язучы Василий Аксенеовның соңгы “Lend-leasing, или Дети ленд-лиза” романы басылуга нисбәтләп оештырыла

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 4-7 ноябрь көннәрендә Казанда традицион “Аксенов-фест” әдәби-музыкаль фестиваленың чираттагысы уздырыла. Аның быелгысы язучы Василий Аксенеовның соңгы “Lend-leasing, или Дети ленд-лиза” романы басылуга нисбәтләп оештырыла һәм фестиваль кысаларында Татарстан башкаласында әлеге китап туе да үткәрелә. Фестиваль программасы буенча, китап тәкъдим итү чарасы 6 ноябрь 18.30 сәгатькә билгеләнгән һәм ул В.Аксенов музей-йортында (К.Маркс ур., 55/31) була, аннары Аксеновның “Перекресток джаза”, ягъни джаз юллары чаты клубы ачыла, килүчеләр өчен махсус концерт программасы тәкъдим ителә.

Гомумән, 4 ноябрьдән башлап, 3 көн рәттән Анатолий Найман, Светлана Васильева, Валерий Попов, Юлий Гуголев, Ирина Ермакова, Александр Кабаков кебек язучы, шагыйрь һәм публицистлар мастер-класслар, автограф-сессияләр, махсус очрашулар һәм иҗат кичәләре уздыра. Шулай ук Аксенов музей-йортында 5е көнне 15.00 сәгатьтән татар шигърияте кичәсе, аннары Казан авторлары кичәсе булыр дип планлаштырыла. Шушы кичне 20.00 сәгатьтән анда Василий Аксенов хикәяләре буенча “Простак в мире джаза” дигән әдәби-музыкаль перфоманс әлеге гадәти булмаган шәхеснең иҗатына мөкиббән киткәннәр өчен зур бәйрәмгә әйләнәчәк. Ул көнне Сынлы сәнгать музеена Константин Хабенский мәктәп-студиясендә йөрүчеләр Россия әдипләре белән ”В начале был звук” дигән яңа китап турында сөйләшүгә чакырылачак һ.б.

6сы көнне “Мосфильм” киноконцернының “АРК-фильм” студиясе сәнгать җитәкчесе, “Ника” Россия кинематография сәнгате академиясе вице-президенты Вадим Абдрәшитов Евгений Боратынский музеенда сценаристлар белән ихлас сөйләшү-аралашу өчен килә, Аксенов музей-йортында Анна Русс, Денис Осокин кебек "Йолдызлы билет" ияләре белән очрашу һ.б. чаралар була.

Шунда ук 7се көнне 12.00-13.30 сәгатьләрдә “Ике роман – ике язмыш” дигән исемдә язучылар Боратынский һәм Аксенов гаиләләре язмышы турында сөйләшү булыр дип ниятләнә. Аерым алганда, ул Евгений Боратынский ата-бабасы язмышы хакында шагыйрьнең туруны Ольга Ильинаның “Канун Восьмого дня” дигән романында һәм Аксеновлар гаиләсе турында Е.Аксеновның “Lend-leasing, или Дети ленд-лиза” романында чагылышлары мөнәсәбәтендә оештырыла.

Болардан тыш, 5 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә Е.П.Аксенов йортында Россиянең халык артисты Андрей Макаревич, язучылар Евгений Попов һәм Александр Кабаков, продюсер Сергей Миров, “Октябрь” әдәби журналы баш редакторы Ирина Барметова журналистлар белән очрашуга килеп, кызыксындырган сорауларга җавап бирер дип көтелә.