news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчаның үзәк хастаханәсенә 12 белгеч кирәк

Район Иҗтимагый совет һәм район Советы даими комиссиясенең берләштерелгән утырышы булды

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Арча муниципаль районының Иҗтимагый совет һәм район Советы даими комиссиясенең берләштерелгән утырышы булды. Аның барышында район үзәк хастаханәсененең эшчәнлеге, андагы шартлар, җиһазланыш, кадрлар белән тәэмин ителеше, ә иң мөһиме — авыруларга хезмәт күрсәтүнең торышы тикшерелде, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре”.
Районара кан авырулары үзәген 7 районга хезмәт күрсәтә. Инсульт яки инфаркт кебек заманның иң куркыныч авыруларын кисәтү, дәвалау белән шөгыльләнүче әлеге үзәкнең Арчада булуы райондагылар өчен бәяләп бетергесез хәзинә. Чөнки бу төр чирне авыруга тиз арада ярдәм күрсәткән очракта гына җиңеп була. Моның өчен үзәктә бөтен шартлар да тудырылган: гаять кыйммәтле чит ил җиһазлары, югары квалификацияле персонал биредә тупланган. Үзәкнең санлы томограф аппараты (рәсемдә) тиз арада диагноз куярга, кирәк икән, компьютер аша Казан табиблары белән киңәшләшеп алырга да мөмкинлек бирә. Узган ел аның ярдәмендә 2875 (план — 2600) тикшерү үткәрелгән.
Көчле авырудан соң кешене көндәлек тормышка әзерләргә ярдәм итүче махсус кинетерапия (хәрәкәт белән дәвалау) палатасы да җиһазландырылган. Бүлек ирләр һәм хатын–кызларныкына бүленгән. Ашыгыч ярдәмгә үк мохтаҗ булмаганда, стационарга яту өчен, бер атна тирәсе чират торырга туры килә икән.
Хирургия бүлеге җитәкчесе Рамил Гыйләҗев һәр пациентның авыру тарихы, дәвалану барышы турында җентекләп сөйләде. Соңыннан Иҗтимагый совет әгъзалары һәм депутатлар күргәннәре турында фикер алышты, тәкъдимнәрен җиткерде. Баш табиб Тәлгать Баһаветдинов үзенең чыгышында тармактагы хәлнең торышы, “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында башкарылган эшләргә тукталды. 2010 елда материаль–техник базаны ныгытуга 17 миллион сум акча тотылу үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Иң куанычлысы — районда узган ел 642 бала дөньяга килгән. Бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 4 процентка артык. “Хәзерге вакытта безнең өчен кадрлар кытлыгы төп проблема булып тора, бүген үк хастаханәгә 12 белгеч кирәк. Табибларның уртача яше — 46. Соңгы тапкыр яшь белгечләр районга 2008 елда килде. Аларны торак шартлары, югары хезмәт хакы кызыксындыра. Әмма безнең әлегә бу мәсьәләне уңай хәл итәргә мөмкинлегебез чикле”, — ди баш табиб.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot