news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчаның «Ятаган» ансамбле II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды

Алар Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә XIII «Йолдызлык» Төбәкара фестиваль-бәйгесендә катнашты.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният хезмәткәре С.Сахар исемендәге XIII «Йолдызлык» Төбәкара фестиваль-бәйгесе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Уен коралларында башкару» номинациясендә катнашып, Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучыларыннан торган «Ятаган» фольклор уен кораллары ансамбле II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot