Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арчаның яшь хоккейчылары Иваново шәһәрендәге турнирда икенче урын яулады
Турнир Олимпия чемпионы Борис Михайлов призына уздырылган.
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Арчаның 2008 елгы малайлардан тупланган “Драконы” хоккей командасы Иваново шәһәрендә узган турнирда уңышлы чыгыш ясап кайткан. Биредә малайлар арасында ике тапкыр Олимпия чемпионы, танылган хоккейчы һәм тренер Борис Михайлов призына турнир уздырылган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Арчаның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән хәбәр иттеләр.
“Биредә безнең хоккейчылардан тыш Удмуртиянең Ува шәһәреннән “Ягуар”, җирле “Иваново”, Свердловск өлкәсеннән “Горняк”, Тверь өлкәсе Ржев шәһәреннән “Энергетик” командалары катнашты”, – дип җиткерделәр Арчаның спорт бүлегеннән.
Арча “аждаһалары” турнирда “Энергетик” командасына гына оттырган һәм икенче урын яулаган.
Арчаның яшь хоккейчылары уңышлары моның белән генә чикләнми. Районның спорт бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 2009 елгы малайлардан торган “Ястребы” командасы да 6-8 гыйнварда Татарстан хоккей федерациясе призына уза торган турнирның зона ярышларын уңышлы узган – икенче урын яулаган.Шулай итеп, яшь хоккейчыларны финал ярышлары көтә.
Шул ук турнирның финалына беренче ике этабын уңышлы узып Ивановода уңышка ирешкән “Драконы” командасы да үткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз