news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчаның Яңа Чүриле авылында илкүләм проект кысаларында торак корпусы төзелә

Объект төзелешен контрольдә тоталар.

Арчаның Яңа Чүриле авылында илкүләм проект кысаларында торак корпусы төзелә
arskmedia.ru/2019/06/21/ya-a-ch-riledage-t-zelesh-kontrolda/

(Арча, 23 июнь, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"  ). Арча районы Яңа Чүриледә илкүләм проект кысаларында психоневрология интернаты янына өч катлы тагын бер торак корпусы төзелә башлады. Аны "Арча МСОсы" ширкәте осталары төзи. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

18 июньдә төзелеш барышын Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән район башлыгы Илшат Нуриев та карады. Билгеләнгән срокта, сыйфатлы итеп төзеп бетерү шарты куелды.

Җәмәгать контроле кысаларында Татарстан Республикасы ветераннар советы һәм иҗтимагый советның әгъзалары Яңа Чүриледәге яңа төзелеш барышы белән танышты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100