news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчаның Укучылар сараенда туристлар ярышты

Һәр яшь төркемендә җиңүчеләр медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

(Арча, 7 гыйнвар, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре»). 6 гыйнварда Арчада Укучылар сараенда район мәгариф учреждениеләре укучылары арасында спорт туризмы буенча шәхси беренчелек (Залинг) үтте. Бу хакта район газетасы яза.

5 гыйнварда ярышка әзерләнер өчен Укучылар сараена Казаннан да туристлар кайтты.

Ярышларда 37 укучы катнашты. 8-9, 10-11, 12-13, 14-15, 16-18 яшьлекләр ярышты.

Ярышларны уздыру Арча районының Укучылар сараена йөкләнде. Ярышларның баш хөкемдары — Фәрит Минхәеров.

Һәр яшь төркемендә призлы урыннар алганнар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100