news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчаның Ташкичү мәктәбендә Ш.Мәрҗани укуларында балаларның фәнни эшләре тыңланды

Чарада Шиһабетдин Мәрҗани оныкчыклары, туганнары, музей хезмәткәрләре, журналистлар катнашты.

(Арча, 31 март, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Арча районы Ташкичү мәктәбендә күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган республикакүләм укулар булды. Казаннан зур кунаклар кайтты, дип яза җирле басма.

Әлеге фәнни чарада Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли үсеш бүлеге җитәкчесе Илдар Халиков, Татарстанның Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре профессор Фәрит Яхин, КФУның милли мәгариф лабораториясе мөдире Рәсимә Шәмсетдинова, “Таттелекком” акционерлык җәмгыятенең матбугат бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Рөстәм Закуан, Шиһабетдин Мәрҗани оныкчыклары, туганнары, музей хезмәткәрләре, журналистлар катнашты. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов Шиһабетдин Мәрҗани укуларын башлап җибәрде. Мәктәп укучылары, укытучылар 5 секциядә эшләде. Мәртәбәле жюри мәктәп укучыларының фәнни эшләрен тыңлады. Йомгаклау өлеше, бүләкләү Ташкичү мәдәният йортында булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100