Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Арчаның Үрнәк авылында мини футбол мәйданчыгы ачылды
Районда 5нче минифутбол мәйданчыгы ачылган.

(Арча, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Бу көннәрдә Арчаның Үрнәк авылы агросәнәгать көллияте территориясендә мини футбол мәйданчыгы ачылды. Ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
"Районда 5нче минифутбол мәйданчыгы ачылды", — дип сөйләде район яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов. Яңа футбол мәйданчыгын сынап карарга Хәсәншәех, Шушмабаш мәктәпләреннән дә килгән иделәр. Лесхоз мәктәбе футболчы малайлары, агросәнәгать көллияте футбол командалары да бар иде.
"Моңарчы без янәшәдәге чирәмлектә футбол уйнадык, ә хәзер безне бәхет басты, махсус футбол мәйданчыгында имгәнүләрсез, рәхәтләнеп футбол уйнарга була", — дип сөйләде көллият футболчылары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз