news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчаның "Казан арты" тарихи-этнография музеенда Тукайга багышланган күргәзмә эшли

Үзенчәлекле күргәзмәдә 300 китап урын алган.

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Арчаның "Казан арты" тарихи-эногорафия музеенда халык шагыйре Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә эшли. Анда Гадбулла Тукайның гына түгел, ә Арча төбәгеннән чыккан башка бик күп язучыларның да китаплары урын алган. Мисал өчен, Г.Тукай премиясенә лаек булган Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Нияз Вәлиев шундыйлардан.

Экспозициянең үзәгендә – Габдулла Тукай фотосы, аның берничә томлы әсәрләре урнаштырылган. Шулай ук күргәзмәнең "Тукайдан илһам алып..." дигән өлешендә хәзер актив иҗат итүче арчалы язучыларның китапларын күрергә мөмкин. Музей деректоры урынбасары Шәфигулла Гарипов сүзләренчә, күргәзмәдә 300дән артык басма урнаштырылачак. Киләчәктә ул балалар рәсемнәре белән баетылачак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot