Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арчаның күпчелек хуҗалыкларында язгы кыр эшләре темпы начар түгел
“Нива”, “Шиһабеддинов”, “Сафия” ширкәтләрендә оешканлык сизелми
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Арча муниципаль районы хуҗалыкларында 25242 гектардагы күпьеллык үләннәрнең — 8536, 22601 гектардагы уҗымнарның 7232 гектары тукландырылды. Күпьеллык үләннәрнең — 7120, уҗымнарның 1144 гектары тырмаланган.
“Игенче” ширкәтендә 2500 гектардагы уҗымнар иң әйбәт вакытта өстәмә сый алган. Бу эшкә һәр елны “Туман” агрегаты белән Илнур Габдрахманов керешә, быел да ул сменага 300 гектар җиргә ашлама кертә. Барысы 2000 гектарга якын эш башкарылган инде.
Хуҗалыкта зәп һәм пар җирләрен тырмалауга керешкәннәр. Садыйр Әхмәтҗанов, Фәнил Дәүлиев “МТЗ–1221”, Илдар Исмәгыйлев “Нью–Холланд” тракторлары белән дым каплата.
Сорт сынау участогында мөдир Фәнис Зарипов уҗымнарның кышлавыннан канәгать.
— Арышның — 15, көзге бодайның — 32 сортын чәчкән идек, — ди ул. —Татарстанда, Мәскәүдә, Пензада чыгарылган сортлар әйбәт кышлаган. Безнең шартлар өчен арыш иң ышанычлысы инде. Көзге рапс чәчеп чыгым тотып маташмаска кирәк, — ди белгеч. — Бездә кышлап чыга алмый ул.
Ә менә рапс семьялыгыннан булган “Рыжик” дигән культура әйбәт чыккан.
Күпчелек хуҗалыкларда язгы кыр эшләре темпы начар түгел. Әмма “Нива”, “Шиһабеддинов”, “Сафия” ширкәтләрендә оешканлык сизелми.
— Өч һәм аннан да күбрәк елдагы люцерна җирләрен башта дискларга, аннан соң гына тырмаларга киңәш иткән идек, — ди авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов.
— Шулай эшләмәгәндә мүлчә ясап булмый, тырма сызып кына йөри. Кызганычка каршы, моңа игътибар итүчеләр аз.
Орлык агулауның быел нинди әһәмияткә ия икәнлеген аңлату өчен Наласада агрономнар белән махсус укулар да үткәрелгән. Әлегә бу эш канәгатьләнерлек түгел, “Вамин” хуҗалыкларында хәтта препаратлар да юк, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз