Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арчаның Көнбатыш мәчете үз газетасын чыгара
Декабрь ахырында аның икенче саны дөнья күргән.
(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова) Арчаның Көнбатыш мәчете мөхтәсибәте "Нурлы Арча" исемле газета чыгара. Декабрь азагында аның икенче саны дөнья күргән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Арчаның Көнбатыш мәчете имамы Равил хәзрәт Ибраһимов хәбәр итте.
"Бу газета - шәхсән үземнең идея, күптән чыгарасым килеп йөри иде, - диде хәзрәт.- Урта Курса авылында эшләгәндә электрон вариантын әзерләп бетергән идем, әмма кайбер сәбәпләр аркасында чыгара алмадык. Инде Арчага күчкәч, бу идеяне тормышка ашырдык. Декабрь аенда кулга беренче гәҗитебезне төшердек. Инде ай ахырына икенчесе дә әзер булды.
Равил хәзрәт Ибраһимов сүзләренчә, "Нурлы Арча" газетасы 8 битле булып, 999 тираж белән, иганәчеләр ярдәмендә чыга.
Газетада Арча мөхтәсибәте яңалыклары, дини сканворд, ТР Диния нәзарете сайты яңалыклары, Арча җирлеге өчен намаз вакытлары бирелә.
Равил хәзрәт Ибраһимов Казанда бер ел имам булып торган. Арча районының Урта Курса авылында ике ел имамлык иткән. Арчада инде бу вазыйфада өч елын эшләгән.
Газетаның редколлегия әгъзалары - мөхтәсиб, мәчет әһелләре. "Нурлы Арча" арчалыларга бушлай таратыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз