news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчаның Иске Му авылыннан Зөфәрбикә әбине Путин котлаган

Аңа 90 яшь тулган.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). 20 ноябрьдә Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Иске Му авылында яшәүче Зөфәрбикә Хәкимованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды. Бу хакта "Арча хәбәрләре" язган.

Зөфәрбикә 14 яшеннән колхозда эшли башлый. 1943 елдан 1952 елга кадәр бригадир була, аннан соң склад мөдире булып эшли. Сугышта катнашкан Гыйлемҗан Хәкимовка кияүгә чыга, 7 бала үстерәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot