news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчаның Иске Кишет китапханәсендә батырлык дәресе узды

Без бүгенге тыныч, мул, бәхетле тормышыбыз өчен сугыш кырларында башларын салган каһарманнарыбызга гомеребез буе бурычлы.

(Арча, 5 февраль, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Сталинград көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Габитова Гөлфия каһарман авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-утарында Яңа Кишет урта мәктәбенең 6-7 сыйныф укучылары һәм укытучы Гәрәева Гөлнара белән берлектә батырлык дәресе үткәрде, дип яза "Арча хәбәрләре" газетасы.

Без бүгенге тыныч, мул, бәхетле тормышыбыз өчен сугыш кырларында башларын салган каһарманнарыбызга гомеребез буе бурычлы. Безнең максатыбыз яшь буынга шушы хакыйкатьне җиткерү.

Бөек Ватан сугышы чорында Сталинград янында фашист илбасарларын тар-мар итүгә 2 февраль көнне быел җитмеш дүрт ел булды. Сталинград сугышы барышында Гани Сафиуллин үзен оста хәрби җитәкче итеп таныта. Аның дивизиясе сугышчылары дошманга һич тә тынычланырга ирек бирми. Сугышчылар сафында милләттәшләребез дә ишле була. 70нче елларда,Татарстан язучылары белән бер очрашу вакытында, отставкадагы генерал-лейтенант Гани ага Сафиуллин дивизиянең аерым гаскәри берәмлекләре командирлары булган кайбер милләттәшләребезнең исем-фамилияләрен дә искә алып китә. 38 нче дивизия бу төбәктә Сталинградтан көньяк-көнбатыш тарафта хәрәкәт итүче 64нче армия сафында сугышка керә. Армия командующие, генерал М.Шумилов-Сталинград фронтындагы сугышларда танылган өч-дүрт командующийның берсе. Шушы сугышта киң танылу алган 62 нче армия хәрәкәт итә. Аны яшьлек елларында Казандагы 1нче татар укчы дивизиясендә хезмәт иткән Василий Чуйков җитәкли. Бу ике армия гаскәрләре сугышып чигенә-чигенә, Идел ярларына барып җиткәннән соң да, шәһәрне дошман кулына бирмичә саклап калган төп көчләрдән санала. Гани Сафиуллин дивизиясе дә шул армияләрнең үзәк көчләреннән берсе була. Шәһәрне саклау өчен барган сугыштагы оста хәрби җитәкчелеген һәм батырлыгын истә тотып, Г.Сафиуллинга тиздән генерал-майор дәрәҗәсе бирелә.

Гани Сафиуллин үзенең “Җиңү юллары буйлап” китабында, фашист армиясенең әхлакый рухын тасвирлаучы бер күренеш китерә. Полк командиры майор Давиденко Сафиуллинга шалтыратып, гренадерларның 297нче пехота дивизиясеннән парламентерлар килүен хәбәр итә. Комдив аларны штабка китерергә боера һәм менә төрле рангтагы унлап немец офицеры өйгә керәләр.Сафиуллинны күреп алар каешларын рәтләп куялар. Обер-лейтенант доложить итте:

-Без 297нче пехота дивизиясенең командиры генерал Мориц Фон Дреббердан килдек. Генерал җитәкчелегендәге офицер һәм солдатлар сезгә әсирлеккә бирелергә, җиңүчеләргә корал һәм техниканы тапшырырга әзер.

…Һәм менә немец генералының штаб квартирасы. Өйдә җитмештән артык офицер. Алар арасында Мориц Фон Дреббер. Генерал башта Сафиуллинны һәм аны озата килүчеләрне үзе белән таныштырды, аннан соң гына калган офицерлар белән.

-Тагы да каршы торуны файдасыз дип саныйм, диде генерал.- Минем карамакка тормышлары тапшырылган офицер һәм солдатларның алдында әхлакый җаваплылык тоеп, исән калганнарын саклау максатыннан, мин дивизиянең личный составы белән Кызыл Армиянең 38 нче укчы дивизиясенә әсирлеккә бирелергә карар кылдым, аларны лаеклы каршы якка саныйм.

Дивизиянең көрәш хәрәкәтләрен оборона Халык Комиссары югары бәяли.1943 елның 1 мартында дивизиягә гвардия байрагы бирелә. Ул генерал-лейтенант Михаил Степанович Шумилов җитәкләгән 7нче гвардия армиясе составына керә.

Гани Сафиуллинга бу вакытта бары 37 яшь була.

Рус совет язучысы Валентин Пикульның Сталинград сугышы турындагы китабында (11 том.273б.Площадь павших борцов:Роман-размышление(Том 1.Барборосса))герой якташыбыз Гани Сафиуллинга багышланган юллар да бар.Фашистларның авиациясе безнең кавалерияне юкка чыгара. Бу күренеш генерал Гани Сафиуллинның һич кенә дә исеннән чыкмый:

”Җайдакларсыз калган атлар”берәмләп һәм төркем-төркем кушаяклап чапкан көйгә төрлесе төрле якка ыргылалар иде. Дошман истребительләре түбәннән җиргә үк якын килеп аларны куып җитәләр һәм пулеметтан атып юкка чыгаралар. Бичара атлар кешниләр, егылалар, пулялар белән яраланып баш аркылы әйләнеп чыгалар…”Һәм,аякларын сузган килеш,тынып калалар…Бу вәхшилекне күреп торган яшь солдат күз яшьләре белән кычкырып елый һәм Сафиуллинга мөрәҗәгать итеп:

-Һәрвакыт алар кызганыч! Без-кешеләр, без аңлыйбыз, нәрсә өчен кан койганыбызны, без беләбез, ә аларга, мескен сүзсезләргә, ничек аларга аңлатырга соң-ни өчен алар газап чигә? - дип чыгышын тәмамлады Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100