Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арчаның ир-ат солтаннары нутри асрый, итек баса һәм буш вакытта 23 баш бозау үстерә
Арчада “Ир-ат солтаны-2018” бәйгесенә йомгак ясалды.
(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Сания Әхмәтҗанова). Быел Арча районында беренче тапкыр “Ир-ат солтаны” бәйгесе үткәрелде. Конкурсның йомгаклау тантанасы 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә туры китереп уздырылды. Бу хакта "Татар-информ"га бәйгенең жюри рәисе – Арча районы башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов хәбәр итте.
2018 елгы бәйгедә Арча районы авылларыннан һәм Арча шәһәреннән 44 ир-егет катнашты. Иң өлкән ир-ат солтанына – 83, иң яшенә 27 яшь, ди оештыручылар.
Рамил Мөхетдинов әйтүенчә, “Ир-ат солтаны” бәйгесе Арча җирлегенең халкыбыз гореф-гадәтләрен саклап яшәтүче, күктән могҗиза көтеп ятмыйча, аны үз куллары белән тудыра белүче ир солтаннарын халыкка таныту, аларга кадер-хөрмәт күрсәтү йөзеннән уздырыла. Арча ир солтаннары кайсы – нутри җәнлеге асрап, бүрек, яка тегә; кайсы – инкубаторда нәселле каз бибиләре чыгара, кайсы – капчыкта гөмбә үстерә, кайсы трактор җыя, электр уты белән эшли торган бишек ясый.
“Бәйге зоналарга бүленеп, районның 7 авыл җирлегендә үткәрелде. Аның белән меңнәрчә кеше мавыгып китте ки, хәтта Арча кешеләре генә түгел, башка төбәкләрдә яшәүче туганнары, дус-ишләре, бер-берсен уздырып, катнашучыларга “Арча хәбәрләре” газетасының арскмедиа.ру сайтында тавыш бирде. Тавыш бирү нәтиҗәсендә халык мәхәббәтен яулаган ир-ат солтаннарын да аерым билгеләдек”, – ди Рамил Мөхетдинов.
Халык мәхәббәтен яулаган ир-егетләрне “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин һәм “Гафэль” бакчачылык үзәге гаилә компаниясе җитәкчеләре Эльвира һәм Алим Галимуллиннар котлаган. 1 нче урында – 3267 онлайн-тавыш белән, Сарай Чокырча авылыннан Марсель Шәрәпов; 2 нче урында – 2478 тавыш җыйган Күпербаш ир-ат солтаны Искәндәр Сафин; 3 нче урында, 2346 тавыш белән, Ташкичүдән Илфат Хәбибуллин булган. Егетләргә Дипломнар һәм “Гафэль” фирмасының сертификатлары бүләк ителгән.

Бәйгедә катнашкан ир-атларның һәркайсын төрле номинацияләрдә бүләкләгәннәр. Аларга Дипломнар һәм 1 меңнән 10 мең сумга кадәр суммадагы сертификатлар тапшырылган.
Сәхнәгә башта, төркемләп, “Үрнәк буын” номинациясе җиңүчеләре, “Шәфкатьле йөрәк” медале ияләре, “Алтын куллы” ир-ат солтаннары күтәрелгән. Җиңүчеләргә бүләкләрне район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов, район башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, район ветераннар Советы рәисе Наил Габдрахманов тапшырган.
"Арчаның ир-ат солтаннарына сокланмаслык та түгел. “Шәфкатьле йөрәкле” ир-атлар, үз хуҗалыкларында 70 төрле һөнәр башкару белән бергә, гомумхалык өчен дә хезмәт куя. Алар зират коймаларын төзәтә, мәчеткә урындыклар ясый, ялгыз әбиләрнең йорт тирә-ягын карый, мәктәпкә балалар өчен кирәкле эш кораллары, кош оялары, гөл чүлмәге утырткычлары ясап бирә, тагын әллә никадәр хезмәт җимешләрен кулланышка тапшыра. Шуңа да алар, Диплом һәм сертификаттан тыш, “Шәфкатьле йөрәк” медаленә дә ия булды", - ди жюри рәисе.

Рамил Мөхетдинов әйтүенчә, “Алтын куллы ир-егетләр” номинациясендә җиңүчеләр берсеннән-берсе уңган-булган. Әйтик, Өчиле авылыннан Рәшит Фазлыевны районда белмәгән кеше аздыр, ди ул. - Колхозның ташландык сарайларында 400 баштан артык токымлы сарык тота, җир ашларга – махсус чуалчаннар эшкәрткән биогомус хәзерли, нәселле казлар йомыркасыннан биби чыгару инкубаторы булдырган, капчыкта гөмбә үстерә һәм иганәчелек белән дә шөгыльләнә ул.
Урта Сәрдә авылыннан Илдар Зарипов та – авылында дан-хөрмәткә ия кеше. Ул клубка ныклы ремонт ясаган, аның каршында берничә төрле таган, чәчәк клумбалары, балалар мәйданчыгы булдырган. Тимер эшләре белән дә шөгыльләнә, капка-коймалар ясый, үз көче белән трактор җыйган. Өстәвенә, хуҗалыгында 4 баш сыер, 10 баш үгез асрый.
Иске Чүриле авылыннан Шәүкәт Вәлишин – җырчы, баянчы, нәфис сүз остасы. Әтисенең хыялын тормышка ашырып, такта яру цехын булдырган. Үлчәменә туры китереп, төрле төзү материалларын эшли ала. Авыл аша үзәк машина юлы үтүеннән файдаланып, шиномотаж гаражы ачкан.
Кушлавыч авылыннан Раил Фәттахов әлегә өйләнергә өлгермәгән, тормыш “басмаган” көенә, әллә ниләр белән хыялланып яши. Раил күпләп бал кортлары үрчетә, аларның кыргыйлары белән күбрәк кызыксына. Корт аерган чорларда, аның үзенең дә агач башларында ябышып торганын еш очратырга мөмкин икән. Бал гына җитештерми ул, мең дә бер авыруга дарулар да ясый. Ул шушы кортлар ярдәмендә йокысызлыктан, нерв авыруларыннан дәвалану бүлмәсен дә булдырган.
Мирҗәм авылыннан Ринат Зарипов бала чактан ук итек басарга өйрәнгән, гаҗәеп осталык, пөхтәлек белән олтан сала. Нутри җәнлеге асрап, бүрек, якалар тегә. Тимерче һәм балта остасы. Авылдашлары, мәктәп балалары өчен җиңел агач көрәкләрне 100әрләп ясый, агачтан тәрәзә рамнарын коеп куя. Бу эшләрен “буш вакытта” эшлим, ди. Ник дигәндә, ул әле 23 баш бозау, күпләп кош-корт асрый. Моның өчен күпме азык хәзерләргә икәнен авыл кешесе генә белә.
Бәйгенең төп җиңүчеләрен Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев исеменнән бүләкләү һәм тәбрикләү өчен, сәхнәгә район җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов чакырылган.

"Арча районының иң бәләкәй авылларының берсе Иске Йортта яшәүче Хәнәфи ага Гәрәфиев “Ир-ат солтаны” бәйгесенең җиңүчесе дип табылды.
Хәнәфи абый гомере буе укытучы булып эшләгән. Күптән инде лаеклы ялда. Хәнәфи абый да, башкалар кебек үк, корт та тота, авылның активы да. Тик бәйгедә башка яктан ачылган – ул районның Мичурины икән. Аңа күпләр дару үләннәренең серенә төшенер өчен йөри. Газета, журналларда киңәшләре чыга, социаль челтәрдән дә Хәнәфи агайның бакчачылар өчен бик файдалы материалларын укырга мөмкин. Аның бакчасында 300 дән артык агач үсә. Ул аларны чыбыктан, орлыктан үзе үстерә.
Бәйгедә 2 нче урынны Хәсәншәех авылыннан Әхтәм Әхмәтов яулады. Әхтәм дә һөнәре буенча укытучы. Ул баянчы да, җырчы да һәм агачка җан өрүче дисәк тә ялгыш булмас. Аның кул эшләре гаҗәеп төгәллек белән башкарыла. Әхтәмнең хезмәте республиканың билгеле шәхесләре күзеннән дә читтә калмаган. Бүген ул Гөлзадә Сафиуллинага капка бизәкләре иҗат итә. Композитор Риф Гатауллинны да хезмәте белән куандырган Әхтәм.
3нче урынны алган Ашытбаш авылы ир-ат солтаны Рәис Шәкуров – хезмәт нәтиҗәләре белән Татарстанга билгеле шәхес. Ул узган ел 7 килограммлы әтәче белән халыкны гаҗәпкә калдырган иде, быел яңа төр нәсел бәрәннәре үрчетү белән мәшгуль икән. Авылдагы хуҗалык сыерлары өчен махсус 2 баш үгез тота. Алар да гади түгел, нәселле! Күпләп корт асырый, шомырт агачын бөгеп, чалгы саплары ясый", - дип сөйләде районның башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе.
1нче, 2нче, 3нче урынны алучы ир-ат солтаннарына Дипломнар һәм “ТАЙД-ФОЙЛ” көнкүреш кирәк-яраклары фирмасы кибетләренең 10 мең, 8 мең, 6 мең сумлык сертификатлары тапшырылган.

“Ил барда – егет хур булмас, диләр. Cезгә киләчәктә дә үз туган җиребезнең күрке, ир-ат солтаны булып яшәргә насыйп булсын”, дигән теләкләрдән соң, бәйгедә катнашучылар район җитәкчелеге һәм оештыручылар белән бергә истәлеккә фотога төште", - диде Рамил Мөхетдинов.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз