Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арчаның Г. Бәширов урамында 140 урынга исәпләнгән яңа бакча төзелә
Дизайнерлар һәр бүлмәнең, фойеның дизайн-проектын эшләгђн. Бу -арчалылар практикасында беренче тапкыр кулланыла
(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Күп кенә яшь гаиләләр сабыйларын балалар бакчаларына урнаштыра алмый. Арча шәһәрендә бу аеруча сизелә. Биредә 500дән артык нәни чират көтә, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” газетасы.
Шул уңайдан “Бәләкәч” республика программасы кысаларында 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы Г.Бәширов урамында төзелә. Заказчысы - ТР “Главинвестстрой” идарәсе. Төзелеш эшләрен “Арча МСО” ширкәте (генераль директоры - З.Гарифуллин) башкара.
- Хәзерге вакытта түбә ябу, бизәкләү, эчке инженер челтәрләрен сузу эшләре бара, - дип сөйли район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Илдар Фазылҗанов. - Төзелештә заманча материаллар кулланыла. Мәсәлән, стена конструкцияләре газобетоннан эшләнгән. Проект составына шулай ук аерым блок-модульле котельный, һәр төркем өчен уен мәйданчыклары кертелгән. Канализация, су, телефон булачак. Бинаның үзенә килгәндә, проект буенча анда 3 яшьтән өлкәнрәк төркем балаларын урнаштыру, музыка бүлмәсе, спортзал, ашханә каралган.
Әлеге балалар бакчасы ачылуын бигрәк тә сабыйларын шунда китерергә теләгән ата–аналар көтә. Урыны да әйбәт, ул Арчадагы Шәрык өлешенең уртасында урнашкан. Соңгы елларда монда шәхси төзелеш эшләре актив темплар белән бара. Бакча заман таләпләрен исәпкә алып төзелә. Моннан тыш, Илдар Фазылҗанов сүзләренә караганда, эчке бизәлеше дә гадәти булмаячак. Дизайнерлар һәр бүлмәнең, уен бүлмәләренең, фойеның дизайн-проектын эшләгән. Бу арчалылар практикасында беренче тапкыр кулланыла. “Арча МСОсы” ширкәте мастеры Марсель Сафиуллин иртәдән кичкә кадәр шунда.
1 сентябрьгә бакча әзер булачак, - ди ул. - Безнең төзүчеләребез моның өчен барысын да эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз