news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчаның бер авылында яшәүчеләр шашлык кыздырганда сарай белән кибетне яндырган

Ут белән сак эш итмәү аркасында сарай тулысынча янган, кибет түбәсенә ут капкан.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Бүген төнге 12 тулып киткәч янгын часте диспетчерына Арча районы Яңа Кенәр авылында янгын чыгуы турында хәбәр килгән, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Һәлакәт урынына Арча янгын сагы гарнизоны янгын сүндерүчеләр килгән. Алар 60 кв.метр мәйданлы бер катлы ташландык сарай һәм 120 кв.метрлы беркатлы кибет януын күргән.

«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, авылда яшәүчеләр компаниясе ташландык сарай янында шашлык кыздырырга булган. Күпмедер вакыттан соң ташландык корылма яна башлаган, аннары ут авыл кибете түбәсенә күчкән.

Беренче янгын сүндерүчеләр килеп 40 минут узгач, янгынны җиңгәннәр. Нәтиҗәдә, сарай тулысынча янып беткән, ә кибетнең түбәсе янган. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын 700 мең сумлык зыян салган.

Хәзер тикшерүчеләр янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot