news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчаның 11 балалар бакчасында өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм узды

Балалар үзләренең әби-бабайларына, карата булган хөрмәтләрен матур шигырь, җыр—биюләр аша тапшырдылар, үз куллары белән ясалган бүләкләрен бирделәр.

(Арча, 1 октябрь, Татар-информ, "Арча хәбәрләре"). 1 октябрьдән Өлкәннәр ункөнлеге башлана. Календарьда үз урынын алган әлеге бәйрәмне, без Арчаның 11 нче номерлы балалар бакчасында бүген бәйрәм иттек. Бакчабызга өлкәннәр килеп керүгә бар дөнья ямьгә төренгән кебек булды, дип хәбәр итә район газетасы. 

Ә иң кадерле кешеләрен күргән сабыйларның йөзендә нур балкыды. Балалар үзләренең әбиләренә, бабайларына, дәү әниләренә, дәү әтиләренә карата булган хөрмәтләрен матур шигырь, җыр—биюләр аша тапшырдылар, үз куллары белән ясалган бүләкләрен бирделәр. Өлкәннәребез дә әлеге бәйрәмдә бик актив булдылар: оныклары белән бергә рәхәтләнеп биеделәр, ярыштылар, җырлап та утырдылар. Бәйрәм соңында бергәләп чәй эчү, бер-береңнән матур сүзләр ишетү күңелләргә рәхәтлек бирде. Хөрмәтле өлкәннәребез зур канәгатьләнү алып, рәхмәт хисләрен җиткерделәр.

Без дә, бакчабыз коллективы белән, әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез. Авыр чакларда киңәш һәм таяныч эзләп без нәкъ сезгә – зирәк һәм тәҗрибәле буынга мөрәҗәгать итәбез. Нинди генә катлаулы чорлар килмәсен, сез һәрвакыт киләчәккә өмет белән карый беләсез, авырлыкларны да җиңеп буласына ышанычны югалтмыйсыз.

Кадерле ветераннар! Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, якын кешеләрнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100