news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчалылар «Кемнеке зуррак?» исемле яңа конкурс игълан итте

Җиңүчеләр Арчада октябрь аенда узачак ярминкәдә бүләкләнәчәк.

 (Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Арча районы газеталарының arskmedia.ru сайты «Кемнеке зуррак?» исеме астында яңа конкурс игълан итте.

Бакчаларыгызда үскән зур яшелчәләрнең, төгәлрәге, кабак, кишер, бәрәңге, чөгендер, ташкабакларның фотосурәтләрен безгә юллагыз. Искәрмә: яшелчәләрне үлчәп (килограммын, сантиметрын), үзегез дә шуның янәшәсендә төшкән фотолар гына кабул ителә, диелгән игъланда.

Хәзерге вакытта конкурска 1,1 килограммлы кыяр, 50 һәм 56 килограммлы кабаклар, 8 килограммлы карбыз өчен тавыш бирелә башлаган.

Җиңүчеләр Арчада октябрь аенда узачак ярминкәдә бүләкләнәчәк. Ә фотолар 3 октябрьгә кадәр arvestnik@yandex.ru электрон адресы буенча кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot