news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчалылар гектарыннан 290 центнер бәрәңге җыя

Татарстанда быел 8 мең гектарга якын мәйданда бәрәңге утыртылган.

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Авыл җирлекләрендә уңыш җыю дәвам итә. Республика басуларында авыл хезмәтчәннәре бәрәңге һәм шикәр чөгендерен алу белән мәшгуль.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, төбәктә 8 меңгә якын гектар мәйданга бәрәңге утыртылган. Шуның 2,5 мең гектары, ягъни 31 процент тирәсе җыеп алынган. Татарстан басуларыннан бәрәңге уңышы быел гектарыннан уртача 203 центнер чыга. Иң күп уңышны быел Алабугада җыйганнар. Биредә гектарыннан уртача 300 центнер бәрәңге җыялар. Икенче урында Арча, анда 290 центнер, Чистайда 250, Бөгелмәдә бу күрсәткеч 248 центнерны тәшкил итә.

"Бәрәңгене кечкенә бала кебек карыйлар"

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов сүзләренчә, районда 1 мең гектарга кадәр бәрәңге утыртучылар бар. Сүз уңаеннан, Арчада бәрәңгене 1928 гектар мәйданда үстерәләр.

“Безнең районда бәрәңге үстерү буенча “Сервис-Агро” бик каты эшли. Алар “Кырлай” һәм “Игенче” хуҗалыклары җирләренә утырта һәм бәрәңгене 100 процент су сибеп үстерә. Алар төрле сорт бәрәңгеләрне сынап карый. Әле икенче елга да мул уңыш бирә торган сорт утыртып карарга ниятлиләр. Галимнәр белән киңәшләшеп, кечкенә бала үсеше өчен нәрсә кирәк, бәрәңгене дә шулай карый”, - диде Айдар Габбасов. Аның сүзләренчә, Арча басуларында үстерелгән бәрәңге Татарстанда гына түгел, чит төбәкләргә дә сатыла. “Сервис-Агро”ның яшелчә складлары да уңышны озак сакларга ярдәм итә, дип билгеләп үтте идарә җитәкчесе.

"Су сиптерергә хуҗалыкның мөмкинлеге юк"

Түбән уңыш алучылар исемлегендә Яңа Чишмә районы, биредә гектарыннан 70 центнер бәрәңге чыккан; Апаста 75 центнер, Азнакайда 84 центнер, Әгерҗедә 91 центнер. Калган районнарда исә быел бәрәңге гектарыннан 100 һәм аннан да югарырак уңыш биргән.

Яңа Чишмә районы Авыл хуҗалыгы һәм аызк-төлек идарәсе җитәкчесе Леонид Богомолов сүзләренчә, бәрәңге уңышының түбән булуы явым-төшемнәрнең азлыгы белән бәйле. “Су сиптерергә хуҗалыкларның мөмкинлеге юк. Бездә күп түгел, 50 гектар мәйданда гына утыртыла бәрәңге. Шәхси хуҗалыкларда үстерелгән бәрәңге дә быел мактанырлык булмады, вак. Узган ел уңыш күбрәк иде”, - диде идарә рәисе. Аның сүзләренчә, уңыш түбән булуга да карамастан, Яңа Чишмәдә киләсе елга да бәрәңге утыртырга ниятлиләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100