news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчалылар "Болганчык еллар җырчысы" турында хәтер яңартты

Татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, публицист, тәрҗемәче, Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗанинең тууына - 130 ел.

 (Арча, 12 октябрь, “Татар-информ”, “Арча” телерадиокомпаниясе, Зөбәрҗәт Хәлиуллина). Бүген Арча районы Ташкичү авылының төп гомуми белем бирү мәктәбендә зур бәйрәм булып узды. Күренекле татар язучысы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗанинең тууына 130 ел уңаеннан, "Болганчык еллар җырчысы" исеме белән искә алу кичәсе уздырылды. Бу хакта "Арча" телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

Бәйрәмдә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, Казаннан филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхин, Г.Тукайның Казандагы әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова һәм Арча шәһәренең Казан арты тарих һәм этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов, Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбе коллективы, районның татар теле һәм тарих укытучылары катнашып чыгыш ясады.

Кичә тарихи вакыйгалар, истәлекләр, туган якны сагынуны чагылдырган җырлар белән үрелеп барды. Мәктәп укучылары Мәхмүт Галәүнең шигырьләрен укыды, әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерде. Әлеге кичә татар әдәбияты укытучыларына моңарчы мәшһүр милләттәшебез турында билгеле булмаган мәгълүматлар белән баетылды, тарихи шәхесләрнең иҗатын тагын да өйрәнү, эзләнү эшләрен киң җәелдерү рухында барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot