news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчалылар «Башваткыч» тапшыруында катнашып кайтты

Әлеге төркем Арча районына якын җиде районда һәм Казан каласында яшәп иҗат итүче 30 иҗат кешесен берләштерә.

Арчалылар «Башваткыч» тапшыруында катнашып кайтты
arskmedia.ru/

(Арча, 13 август, "Татар-информ",    "Арча хәбәрләре" ). Арчада яшәүче  Марсель Шәрәпов һәм Әтнә районыннан журналист Сүрия Мингатина җитәкләгән “Дуслык” иҗади төркеме “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында  “Башваткыч” тапшыруында төшеп кайтты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге төркем Арча районына якын җиде районда һәм Казан каласында яшәп иҗат итүче 30 иҗат кешесен берләштерә.

Тапшыруда араларыннан өчәү: Балтачтан Салиха Гаязова, Сабадан Илшат Сибәгатов, Теләчедән Сиринә Гатиятова катнашкан. Иҗатташ дуслары өчен җан атарга “Дуслык”лар төркемнәре белән барган.

Бу тапшырудан тыш Марсель Шәрәпов “Таяну ноктасы” тапшыруында да фикерләре белән уртаклашкан. Әлеге тапшыруларны киләчәктә зәңгәр экраннар аша күреп булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot