news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчалы Зөһрә Касыймова “Туган тел” Бөтенроссия бәйгесеннән гран-при алып кайтты

Утар Аты мәктәбендә эшли башлавына да 21 елдан артык.

(Арча, 2 апрель, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре", Розалия Зиннәтова). Арча районы Утар Аты мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Касыймова “Туган тел” Бөтенроссия бәйгесеннән гран-при алып кайтты.

Зөһрә Касыймова гадилекне ярата ул. Жюрины да әнә шул гадилеге белән “яулады” бугай. Көянтә-чиләген асып айдан җиргә төшкән сылу сәхнәгә килеп чыккач, хөкемдарлар йокыдан кинәт уянгандай җанланып китә, әле бер, әле икенче җирдән фотога төшерә башлыйлар. Татар халкы милли асылын югалтмасын, гореф-гадәтләрне кайтарырга ярдәм ит, дип, чорлар дәверендә үзендә яшәткән Зөһрәсен милли киемнәр киертеп ай җиргә төшергән. Сәхнәдә үзен иркен тотарга өйрәнгән, районыбызның күп кенә мәдәни чараларында алып баручы булган, гид тәҗрибәсе дә булган Зөһрә Касыймова берничә минут чын ай кызы булып яшәп ала.

Ә аңарчы, конкурсның 1 этабында ул “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, дәрес-тән тыш чараларда этно-мәдәни компетенция тәрбияләү” темасына осталык дәресе уздыра. Башкорт, чуаш, мари, рус, татар, удмурт, мордва һәм иврит телләре укытучы 70 мөгаллим катнашкан (56сы Татарстаннан, 14е Россия төбәкләреннән) конкурста райондашыбызның максаты — башка халыкларны хөрмәт итеп (кайбер халыкларның курчакларын милли киемнәренә киендереп тә алып килгән ул), ана телебезгә — татар теленә соклану уяту булган.

“Максатыма ирештем! Гади авыл мәктәбе укытучысы — үземне җиңәрмен дип һич уйламаган, әзерләнүем җиңәрлек дәрәҗәдә үк булмас кебек тоелган иде, — дип шатлыгын уртаклаша мөгаллимә. — Чөнки конкурска әзерләнергә тиешле көннәр белем күтәрү курсларында укып йөргән атналарга туры килде. Мине аңлап, гел булышырга гына торган коллективыма, тормыш иптәшем Фидаилгә, миңа ышаныч белдереп җибәргәннәре өчен район мәгариф идарәсенә зур рәхмәт”.

Башта дистанцион рәвештә барган конкурс биремнәреннән мәктәп коллективы да, яшәгән җирләре дә читтә калмый, конкурсның сайлап алу турына видеоязма рәвешендә тәкъдим ителә.

“Татар теленә соклану уятырга теләдем”, — диюе буш сүзләр генә түгел, ана телебезгә түбәнсетеп карау проблемасы белән аңа 2015 елда “Ел укытучысы” республика ярышында ачыктан-ачык очрашырга килә. Ул чакта 45 ярышучы арасында татар теле һәм әдәбияты укытучысы бары Зөһрә Касыймова гына булганга, татарча чыгыш ясаучы да үзе генә була. Бәйгедән “Милли традицияләрне саклаган өчен” номинациясе лауреаты дәрәҗәсенә ия булып кайтса да, үз теленә карата жюри әгъзаларыннан түбән караш сизеп йөрәге әрни аның.

Җиһанга таңда аваз сала Зөһрә. Бишенче тапкыр ана булу шатлыгыннан тәрәзәгә баккан Әминә апа ай янында якты йолдыз күреп шундук уйлап куя: “Бу балама Зөһрә дип кушам”. Габбас абый да төпчеген бик яратып, иркәләп, назлап кына үстерә. Өйдә калдырырга кеше булмагач, Субаш Аты мәктәбендә укытучы Әминә апа аны кечкенәдән үзе белән алып йөри. Парта арасында йөргән кызының укый-яза белә башлавын да сизми кала. Бервакыт начар укып килгән бер укучысы яхшы билгеләр ала башлый. Бераздан ачыклана: парта арасында йөргән Зөһрә яхшы укучының эшен күчереп ала да, шул начар укучыга китереп бирә икән. Тырыш укучы була Зөһрә — мәктәпнең активы, комсомол секретаре. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган кыз укуын дәвам иттермәскә була, әтисе Габбас абый кебек шофер булачак ул. Гел әтисе янында йөреп машинаны да йөртә хәзер. Әнисе ачуланса да, әтисе сүз әйтми, беркөнне кызын Казан уку йортлары буенча сәяхәткә алып китә. Ленин укыган университетны күргәч тә үзен шул уку йортының студенты итеп сизә башлаган кызда белем аласы килү теләге уяна. “Безне данлыклы профессорлар укытты”, — дип горурланып сөйли ул хәзер мөгаллимнәре турында.

Төркиягә укырга китү, аспирантурада укырга калу тәкъдимнәрен кире кага кыз — аны күрше авылда яшүсмер чактан яратып йөргән Фидаиле көтә. Менә 20 елдан артык алар пар канатлы, уллары Рәзил белән Рүзәлнең газизләре булып гомер итә. Утар Аты мәктәбендә эшли башлавына да 21 елдан артык инде. Биредә хезмәт юлын гарәп теле укытучысы булып башлаган иде. Үзенең хезмәтен дәвам итеп мәктәпләрдә генә түгел, югары уку йортларында да татар телен укытучы элеккеге укучылары — Зөһрә Касыймованың тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе.

Ә ул, берничә буыннан килгән укытучылык династиясенең дәвамчысы, туган телебезне җаны белән яратып, башкаларга да аның гүзәллеген аңлатып, аһәңлелеген җиткереп яши алуы белән бәхетле, диелә район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100