news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчалар Казанда концерт куя

6, 7 апрельдә Татарстанның Арча районы якташлыгы Казанда «Арчалар — ут күршеләр кунак җыя» дип исемләнгән театральләштерелгән концерт-тамаша оештыра.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова) Казанда Арча районы якташлар җәмгыяте 6,7 апрель зур концерт-тамаша үткәрә, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгына  К. Тинчурин театрының матбугат хезмәте.

К.Тинчурин исемендәге  драма һәм комедия театры сәхнәсендә 18.30да башланачак әлеге чарада  Арча төбәгендә туып үскән сәнгать осталары, Арча районы үзешчәннәре белән беррәттән, республиканың башка якташлык вәкилләре дә катнаша. Концерт-тамашада Айдар Фәйзрахманов, Габделфәт Сафин, Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина, Рәсим Низамов, Айгөл Бариева, Алсу Әбелханова, Илназ Баһ, Гөлзадә Сафиуллина, Фердинант Фәтхи, Искәндәр Биктаһиров, Венера Шәмиева, Зөлфия Минһаҗева, Нурзадә, «Кызлы йорт» һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Казандагы традицион очрашуның мәртәбәле кунаклары сыйфатында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, шулай ук Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев, “Таттелеком” оешмасы генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин һ.б. рәсми затлар чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100