news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчага төрле өлкәләрдән татар теле укытучылары җыелды

Кунаклар Арчаның 6нчы мәктәбендә, Яңа Кырлайда Г.Тукай музеенда, Арча педагогика көллиятендә, «Әлифба» музеенда булдылар.

Арчага төрле өлкәләрдән татар теле укытучылары җыелды
http://arskmedia.ru/

(Арча, 2 июль, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре», Румия Надршина). Арчага Самара, Свердловск, Оренбург һәм башка өлкәләрдән 150 татар теле укытучысы килде.

Педагоглар өч төркемгә бүленеп эшләде. Алар алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнделәр, проблемаларны, ана телен саклау, үстерү турында сөйләштеләр.

Кунаклар Арчаның 6нчы мәктәбендә, Яңа Кырлайда Г.Тукай музеенда, Арча педагогика көллиятендә, «Әлифба» музеенда булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot