Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арчадан татар теле тәрбиячесе Фәния Солтанованың эше район судында каралган
Суд безнең сорауны канәгатьләндерде, ди Солтанова.
(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре", Румия Гарифҗанова). Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов соңгы 15 ел эчендә 200дән артык кешенең педагогик стаж белән бәйле сорауларын район суды аша яклауда катнашкан, дип яза район газетасы.
"Безнең педагогик стаж белән бәйле эшләрне район суды утырышта гадел тикшереп канәгатьләндерде. Менә әле соңгы вакытта гына да Хәсәншәех, Арчаның 8нче балалар бакчасында эшләүче берничә хезмәткәрнең соравын суд аша уңай хәл иттек. Болар барысы да кешенең финанс хәлен яхшырту белән бәйле сораулар. Суд торып, миллионнар оттык инде", - дип сөйләгән Харисов.
Арчаның 8нче бакчасының татар теле тәрбиячесе Фәния Солтанова суд тарафыннан яклау тапкан кешеләрнең берсе, диелә хәбәрдә. "Быел ноябрьдә генә әле суд тордык, – дип сөйли Фәния Солтанова. – Миңа хәзер 53 яшь. Мин балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшлим. Әмма турыдан-туры тәрбияче булып эшләгән еллар гына педагогик стаж булып исәпләнә икән. Мин дә бит инде шул ук тәрбияче, балалар белән эшлим. Судта менә шуны якладык. Суд безнең сорауны канәгатьләндерде. Бик зур рәхмәт судка, безне кайгырткан профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисовка".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз