Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арчадагы кибетне тикшергән янгын часте хезмәткәрләренә сатучы ризасызлык күрсәткән
Янгын куркынычсызлыгын бозу күренешләре шактый ачыкланган.
(Арча, 22 октябрь, "Татар-информ, "Арча хәбәрләре", Румия Надршина). Арча районының янгын часте җитәкчесе урынбасары Раил Гыйльмуллин белән Арча шәһәрендәге кеше күп йөри торган сәүдә нокталарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен карадык, дип яза “Арча хәбәрләре” газетасы.
Бу янгыннар булмасын өчен профилактик карау булып тора, ди Раил Гыйльмуллин. Былтыр мартта Казанда “Адмирал” базары янганнан соң, янгын сакчылыгы хезмәте, хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән берлектә, кеше күп йөри торган сәүдә нокталарын тикшерде, мондый рейдлар Арча районында да булды. Әйтергә кирәк, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның шактый гына очрагы ачыкланды. Сәүдә оешмалары хуҗалары, сатучылар кимчелекләрне бетерү өстендә эшләде. Запас ишекләре булмаганнар ишекләр эшләтте, запас керү–чыгу юлларына өелгән товарларны алдылар, сатып алучылар йөри торган коридорларны киңәйттеләр, тиз янып китүчән материалдан эшләнгән павильоннарның диварларын, идәннәрен алмаштырдылар, сигнализацияне көйләделәр, кием–салым базарының икенче катына илтә торган баскыч астындагы китап сәүдәсен алдылар һ.б.лар Бу хәлләрдән соң бер елдан артык вакыт үтте. Бүген сәүдә урыннарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәләме соң?
Азык–төлек базарында, гадәттәгечә, сатып алучылар йөри торган коридорга, павильон эченә товар өелгән. Электән шулай гадәтләнелгән. Барысы да кеше күз алдында. Бу, бер караганда, сатып алучы һәм сатучы өчен җайлы. Ә менә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә каршы бара. Икенче каттагы кибетнең запас чыгу юлындагы бүлмәгә товар өеп куелганын күргәч, Раил Гыйльмуллин: “Запас чыгу юлында склад булуы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас боза, — диде. — Товар аерым бүлмәдә сакланырга тиеш. Бу кагыйдәне бина хуҗасы да, кибет тотучы да белергә һәм үтәргә бурычлы”.
Элек янган кием–салым базарында запас керү–чыгу юллары ачык, артык әйберләр куелмаган иде. Әмма коридорга манекеннар кую, кием–салым элү гадәте һаман да яши. Янгын белгече бу турыда әйткәч, сәүдәгәрләр үзләренең ризасызлыкларын белдерә: “Нишләп һаман да безне тикшерәсез? Безгә көнгә 1–2 кеше керә. Кеше күп йөри торган урыннарны тикшерегез әнә! Нишләп Казанда ярый соң ул, аларны бер дә тикшермиләр?”
“Шаром–Даром” сәүдә ноктасында Раил Гыйльмуллин, узган елгы тикшерүдән соң монда шактый эшләнде, диде. Ә менә запас ишекнең ачкычын сорагач, хуҗасының, ачкыч Балтачта, диюе аңлашылмый. Запас ишек тиз арада ачып, урамга чыгу, бинадан котылу өчен кирәк ләбаса! Аллам сакласын, тегенди–мондый хәл булса, ачкычка Балтачка йөгерергә микәнни?!
Профилактик караулар әнә шундый вак кына кебек тоелган кимчелекләрне алдан күреп алып, олы бәлаләрне булдырмый калу өчен үткәрелә. Үзара аңлашып, кимчелекләрне бетерү өстендә эшләсәң, хәерлерәк булыр. Бу сәүдә итүчеләрнең иминлеге, алай гына да түгел, сатып алучыларның да исәнлеге өчен эшләнә. Ә сәүдә урыннарында профилактик тикшерүләр алга таба да дәвам итә, дип яза газета.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз