news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада яшәп иҗат итүче Зиннур Тимергалиев Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде

Язучылар берлеге әгъзалары, хәер-фатихаларын биреп, яшь язучыга Арчада иҗат эшчәнлеген Радик Фәизов үрнәгендә дәвам иттерүен теләгәннәр.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Язучылар берлеге сафлары арта бара. Арчада яшәп иҗат итүче прозаик һәм шагыйрь Зиннур Тимергалиевны кичә Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр. Бу хакта "Арча якташлыгы" иҗтимагый оешмасы сайтында әйтелә.

"Райондашыбыз дулкынлану катыш шатлык хисләрен безнең белән дә уртаклашты", - диелә хәбәрдә.

"Бик дулкынланам. Бу миңа зур җаваплылык өсти. Язучылар берлеге әгъзалары кандидатурамны бертавыштан кабул итеп, "Син Арчада Радик Фәизов кебек эшлә диделәр",  - дип сөйләгән Зиннур Тимергалиев.

Якташыбызны чын күңелдән котлап, аңа иҗат чишмәләренең ургылып агуын, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез. Һәм тиздән яңа әсәрләрен көтеп калабыз, диелә социаль челтәр хәбәрендә.

  • Зиннур Тимергалиев 1974 елның 14 июлендә Арча районы Сөрде авылында туган. 1991 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлый. 1992-1994 елларда Грузия Республикасында солдат хезмәтен үтә. 1996 елда МВД системасына эшкә керә, 2008 елда сәламәтлегенә бәйле рәвештә эштән китә. Өйләнгән, өч бала атасы. “Кичә яраттым” (ТКН, 2018) китабы, җыр текстлары һәм вакытлы матбугатта басылган проза әсәрләре авторы. Арчада яши. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100