news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада яшәүче Роза Мөхәммәдова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

1998 елда 71 яшендә ялга киткәнче Арча үзәк хастаханәсендә хезмәт итә.

 (Арча, 17 февраль, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Любовь Осина Арча шәһәрендә яшәүче Роза Мөхәммәдованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды, дип яза районның "Арча хәбәрләре" газетасы.

Роза Габделхаковна Арчада туган. Аның әтисе район мәгариф бүлеге мөдире, әнисе укытучы була.

Кыз Арча эшче–крестьян мәктәбендә 9 сыйныф тәмамлый. Сугыш елларында район Башкарма комитетында өлкән хисапчы булып эшли. Солдат балаларына пособие исәпли. 1946 елда Казан фармацевтика мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлагач Арча район даруханәсендә эшли.

1952 елда Казан медицина институтына укырга керә, аны 1958 елда тәмамлый. Шуннан алып, 1998 елда 71 яшендә ялга киткәнче Арча үзәк хастаханәсендә хезмәт итә. Участок табибы була.

– Минем кул астында 7 участок иде, – дип искә ала Роза Габделхаковна. – Ул елларда хастаханәнең транспорты юк иде. Чакыруларга ат белән барырга туры килде. Авыруны алып кайтырга туры килсә, табиб җәяү атлый иде.

Роза Габделхаковна 13 ел терапия бүлекчәсен җитәкли. Хәрби комиссариатта комиссия составында солдатка китәчәк егетләрнең язмышын хәл итүдә катнаша. Бөтен гомере буе укый, өйрәнә, белем туплый, кешеләр сәламәтлеген кайгырта багышлый.

Роза Габделхаковна үзен бик бәхетле кеше дип саный: “Хастаханәне бик яратам, 71 яшькә кадәр эшләдем бит мин анда, – ди. – Хәзерге җитәкче Тәлгать Вәлиәхмәтович белән бергә эшләргә туры килмәсә дә, ул мине бик хөрмәт итә”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100