news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада яшәүче Хәлимә әби Хәйруллинага Путин һәм Нуриев рәхмәт белдергән

Тумышы белән Хәлимә әби Әтнә районы Олы Мәңгәр авылыннан.

(Арча, 14 октябрь, “Татар-информ”, “Арча хәбәрләре”). Бүген Арча шәһәрендә яшәүче Хәлимә Хәйруллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлап, муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев юбилярга кадерле кунак булып бардылар. Хәлимә әбигә Россия Президенты Владимир Путин һәм муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырдылар, дип яза “Арча хәбәрләре” газетасы.

Хәлимә әби тумышы белән Әтнә районы Олы Мәңгәр авылыннан. Аның 4 баласы, 7 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта ул кызы һәм кияве белән бергә гомер итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot