Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Арчада Яңа ел чыршысына аздан гына ут капмаган
Подгорная урамындагы 1нче йорт каршында гирляндада кыска ялганыш килеп чыккан.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Арчада кыска ялганышаркасында Яңа ел чыршысына аздан гына ут капмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Подгорная урамындагы 1нче йорт каршында урнаштырылган чыршының гирляндасыннан очкын чыгуы турында хәбәр килә.
Электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында гирляндада кыска ялганыш килеп чыгуы ачыклана, әмма агачка ут капмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз