news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада велоузыш оештырдылар

Велосипедчылар Көнбатыш, Көнчыгыш мәчетләрендә тукталыш ясадылар, өлкәннәр һәм инвалидлар йортына кереп, анда тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

Арчада велоузыш оештырдылар
arskmedia.ru/2019/05/04/ramazan-ae-aldyinnan-veloprobeg/#more-201716

(Арча, 6 май, "Татар-инфом", "Арча хәбәрләре"). Арча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Арча үзәк мәчете белән берлектә велоузыш оештырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Рамазан ае — изгелек ае. Без аңа изге эшләребез белән шатланып керергә тиеш", — диде мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миннемуллин.

Велосипедта чабарга чыкканнар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да бар иде. Велосипедчылар Көнбатыш, Көнчыгыш мәчетләрендә тукталыш ясадылар, өлкәннәр һәм инвалидлар йортына кереп, анда тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot