news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Арчада "Тукай юлы" проекты гамәлгә ашырыла башлый
19 чакрымлы маршрут Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Иске Иябаш, Яңа Иябаш авыллары аша үтәчәк.
Скопировать ссылку
(Казан, 24 июнь, "Татар-информ"). 29 июнь көнне Арчада "Тукай юлы" проекты старт ала. Бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова хәбәр итә.
Әлеге халык проектында катнашырга теләүчеләр шимбә көнне 7.53 яисә 8.15 электричка белән Арчага килә ала. Проект Арча тимеръюл мәйданчыгында тантаналы төстә ачылачак. Шуннан соң катнашучылар автобуслар белән Түбән Мәтәскәгә юл алачак. Аннан исә маршрутны җәяүләп яисә велосипедларда үтәргә туры киләчәк.
Соңгы тукталыш Габдулла Тукайның Яңа Кырлайдагы музеенда булачак.
19 чакрымлы маршрут Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Иске Иябаш, Яңа Иябаш авыллары аша үтәчәк. Чарада катнашучылар татар авыллары тормышы белән таныша, татар милли ризыкларыннан авыз итә һәм татарча җырлар җырлый, тыңлый алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot