news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада тел мәсьәләсе хакында сөйләштеләр

Түгәрәк өстәл артында аралашканда телгә, телне саклап калуда район тормышына бәйле тәкъдимнәр дә булды.

(Арча, 22 февраль, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Арча районыннан чыккан әдәбият һәм сәнгать әһелләре туган төбәкләрендә җыелды. Аларның бергә җыелышып, районда тел мәсьәләсе хакында беренче сөйләшүе. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән түгәрәк өстәл артында аралашканда телгә, телне саклап калуда район тормышына бәйле тәкъдимнәр дә булды.

Аннан кунаклар Арча һәм авыллардагы мәктәпләрдә укучылар белән очрашуларда катнашты. Киләчәктә мондый очрашуларның саны ишәер дип көтелә, чөнки киләчәктә Арчадан чыккан шәхесләрне очрашуларга ешрак чакырырга планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot